6 сентябрь 2019 яңалыклары
-
САК БУЛЫГЫЗ: ТОМАН!
МЧС Татарстан Республикасында 7нче сентябрь көнне төнге 3тән иртәнге 7гә кадәр һава торышының бозылуы турында кисәтә. -
"ЭШ ТАБУ БИГРӘК АВЫР!.."
“Яшең 20дә, эш тәҗрибәң 10 ел булсын!” – бүгенге көндә эшкә урнашу ай-һай авыр. Күпләр авызыннан ишетергә мөмкин булган әлеге сүзләр дөреслеккә туры киләме? -
"ЯНДЕКС.ЛИЦЕЙ"да УКЫЙСЫҢ КИЛСӘ, НИШЛӘРГӘ?
Бүген мәктәптән үк көндәшлелеккә сәләтле булыйм, дисәң, компьютерны, программалаштыру нигезләрен белергә кирәк. Сайтлар булдыру, төрле программаларда эшли белү киләчәктә теләсә нинди сферада хезмәт куячак кеше өчен кирәк бит. Җитмәсә, Татарстанда моңа укыталар да. -
АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЯҢА ӘЛЕМ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ИҖАТ ҖИМЕШЛӘРЕ
Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе.“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Галиева Илина Илфар кызы Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул укучыларына иҗади якын килеп, әдәбиятка, сәнгатькә тартып, аларның талантларын ачуда күп көч куя. Яңа Әлем мәктәбенең “Яшь каләм” тибрәтүче укучыларының иҗат җимешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. -
ӘТИ ЙОРТЫ
Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты: - Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр. -
НИ ӨЧЕН АШАГАЧ ЙОКЫ КИЛӘ?
“Ашау өчен яшәмибез, яшәү өчен ашыйбыз” дияргә яратсалар да, ашау кешегә ләззәт китерә, тынычландыра торган нәрсә булуын дәвам итә. Шуңа күрә без бүгенге “Ни өчен?” рубрикасын “Туклану” темасына багышлыйбыз! -
ПУТИН ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ МАТУР УРЫННЫ АТАДЫ
Россия Президенты Владимир Путин илебездәге иң матур урын дип Камчатканы атады. Бу турыда үзенең фикерләрен ул Көнчыгыш икътисад форумында җиткерде. -
СОҢГА КАЛМА, УЛЫМ!
Бүген Сания карчык шәһәрдә көн күреп яткан улы Хәйдәргә өченче кат шалтыратты. Ике тапкыр шалтыратуында, улының эштә вакыты туры килеп, сөйләшә алмады. Менә, эш сәгатьләре бетәр чакны исәпләп, тагын улының телефон номерына басты. -
ГРИПП: САК БУЛ, УЛ КИЛӘ!
Ел саен Җир шары халкының 10 проценты, ягъни 1 миллиарды, грипп белән авырый. Ә 1 мең кеше аның аркасында үлә. Мондый очраклар булмасын өчен табиблар гриппка каршы вакцина ясатырга куша. Берничә минутлык бу эш авыруның катлаулы формасы, аннан соң булган өзлегүләрдән саклап калырга ярдәм итә. Бүген грипп дөньяда иң куркыныч авыруларның берсе булып кала бирә.
Белми калма
-
11 сентября 2024 - 18:52
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ