24 август 2019 яңалыклары
-
ӘНИЗӘР (ХИКӘЯ)
Алар газета-журнал нәшриятында очраштылар. Әнизәр, бер кочак кәгазь күтәреп лифттан чыгып килгәндә, колагына телефонын “ябыштырган” берәү белән бәрелеште. -
КОСТЮМЫҢДА ЧИЛИ БОРЫЧЫ БУЛМАСА: ЙОЛДЫЗЛАР ХОРАФАТЛАРГА ЫШАНАМЫ?
Багана астыннан чыкма – кечкенә каласың. Имтихан алдыннан көлсәң – начар билге куячаклар. Кешенең бер иңсәсенә генә таянырга ярамый – ялгыз калачак. Ышанасызмы? Берничә ел үзем генә түгел, башкаларны да шул хорафатларга ышандырып йөрдем мин. «Алай эшләсәң, болай була, болай итсәң, бөтенләй тегеләй үк булырга мөмкин» дип куркытып йөри идем. Минеке генә түгел, җырчыларның да мондый «сәерлекләре» бар икән... -
БАЛАМ АКЧАНЫ КҮП СОРЫЙ БАШЛАДЫ!..
«Без шәһәр тибындагы посёлокта яшибез. Баланы мәктәпкә чыгарып җибәргәндә, кесәсенә акча тыга торган гадәтем бар иде. Тамагы ачса, кирәге чыкса дигәндәй... Соңгы арада үзе дә сорап ала башлады, суммасы зурайганнан-зурая. “Нәрсәгә шулкадәр?” дип кызыксынсаң, кесә чыгымнарына, дип кенә җаваплый. Күңелгә төрле шомлы уйлар керә, ялгыш юлда йөрми микән, дим... Сезнең балаларыгыз акча сорап аламы? Ни өчен тотканнарын беләсезме?»