Логотип Идель
Бу – тема!

ЖУРНАЛИСТЛАР ТӘРБИЯЛӘҮЧЕ “НУР”

300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью һәм санап бетермәслек җиңүләр... Болар барысы да 15 яшьлек кечкенә генә юбилеен билгеләп үткән “Нур” телерадиостудиясенең уңышлары!

3 февраль көнне Арча Укучылар сараенда эшләп килүче “Нур” балалар һәм яшүсмерләр телерадиостудиясенең зур бәйрәме узды.
Район мәдәният йортында үткәрелгән
чарага телерадиожурналстика түгәрәгенә йөрүче һәм аның чыгарылыш укучылары җыелды.

– “Нур” телестудиясен Татарстан Республикасы күләмендә генә түгел, хәтта Россия Федерациясендә дә беләләр. Төрле бәйге-фестивальләр дә дәрәҗәле урыннар алу – зур хезмәт нәтиҗәсе. Һәр хезмәтнең башында кемдер тора, биредә исә Зөлфирә Маннаповнага зур рәхмәт әйтергә кирәк. Ул һәр балага җаны-тәне белән гашыйк, алар өчен борчылып яши, балаларда һөнәргә мәхәббәт уята. Монда йөргән укучылар үз һөнәрләренең остасы булып чыга – дип искәртеп узды Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина.

Искәртеп узарга кирәк, “Нур” күпләргә журналистика иленә ишекләр ачты һәм нәкъ менә әлеге шәхесләрнең 25е бүген республиканың радио һәм телевидениеларында хезмәт куя.

P.S. Үзем дә шушы мәктәп аша чыккан кеше һәм матур юбилейга чакырылган кунак буларак, шуны әйтәсем килә: “Нур” мәктәбен узган кешеләр бер вакытта да югалып калмый, ә үз юлларын таба һәм үз дигәннәренә ирешә. Моның өчен биредә белем биргән, безнең өчен тырышкан мөгаллимнәребезгә мең рәхмәт! Алга таба бары уңышлар һәм зур җиңүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев