Логотип Идель
Бу – тема!

«ЗӨЛӘЙХА, КУРЫКМА, СИН БУЛДЫРАСЫҢ!»: ЙӨЗҮЧЕНЕҢ ЧЕМПИОНЛЫК ФОРМУЛАСЫ

Бер үк вакытта барлык мускулларның активлашуына китерә торган спорт төрен беләсезме? Әйе, бу – йөзү. Бу язмамның герое да көн саен таңнан кичкә кадәр судан чыкмаган, 5 яшеннән йөзү белән шөгыльләнгән, «Россиянең спорт остасына кандидат» исемен алган, ә хәзер Дөнья чемпионаты турында хыяллаган – Зөләйха. Ул үзенең спорт юлы, ярышлары һәм иң зур хыялы белән уртаклашты.

Тулы исеме: Нәбиева Зөләйха Әнәс кызы

Туган елы: 22. 05. 2011

Укыган урыны: ТР Минзәлә шәһәренең «Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

– Зөләйха, син спортка килүеңне искә аласыңмы? Ничек башланды бу юл?

Мин 5 яшемнән спортта. Кечкенәдән үк бик хәрәкәтчән булгач, әнием мине спорт аэробикасына бирде. 8 яшемдә Казанның җыелма командасына эләгеп, күп ярышларда катнаштым һәм җиңүләргә ирештем. Мәктәпкә укырга кергәч һәм Казанга еш бара алмый башлагач, әти-әнием йөзү түгәрәгенә бирергә булды. Дөресен генә әйткәндә, мин ул вакытта йөзә дә белми идем. Беренче тренерым Әлфир Гыйздулла улы мине моңа өйрәтте, аңа  рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хәзерге көндә икенче тренерым – Флүс Рәис улы. Бүгенге уңышларым өчен мин аңа да бик рәхмәтлемен.

– Синең абыең да йөзүче икән. Ул сиңа үрнәк булдымы, әллә аныкыннан да югырырак үрләр яуларга теләдеңме?

Әйе, минем абыем Зөлфәт тә – йөзүче. Ул минем өчен гел үрнәк булды. Абыем – спорт остасына кандидат. Кызганычка, ул спорт остасы дәрәҗәсенә ирешә алмады. Шуңа да минем аныкыннан да югарырак урыннар яулыйсым килә, Аллаһы боерса.

– Тренировкаларың ничегрәк үтә? Атнасына ничә тапкыр шөгыльләнәсең? 

Минем тренировкалар көн саен: иртән сәгать 5тә торып китәм, сәгать 7дә кайтам. Кичке тренировка да бар, анысы мәктәптән соң 15тән 18гә хәтле. Кыскасы, тренировкалар беркайчан да артык булмый инде ул.

– Уңышның күп өлеше тренерның нинди булуыннан да тора. Моның белән килешәсеңме? Тренерыңның сиңа иң еш әйтә торган сүзе нинди?

Минем уйлавымча, беренче чиратта, тренер психолог булырга, сине һәр яктан белергә, синең кәефеңне тоярга тиеш. Шул вакытта гына күп дәрәҗәләргә ирешеп була. Минем тренер миңа гел старт алдыннан: «Зөләйха, курыкма, син булдырасың!» – ди.

– Йөзүдән кала тагын нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнәсеңме?

Йөзүдән кала бүтән спорт төре белән шөгыльләнергә бик теләгем булса да, булмый шул – вакытым юк!

– Казандагы Татарстан чемпионаты турында кыскача сөйләп үтсәң иде. 

 Казандагы Татарстан чемпионаты – минем өчен һәрвакыт бик дулкынландыргыч бәйге. Чөнки көчле йөзүчеләр бик күп, берәүгә дә беренчелекне бирәсе килми.

– Үзеңнең нинди нәтиҗәң, җиңүең белән горурланасың?

Мин үземнең ике тапкыр Санкт-Петербургта үткән Бөтенроссия ярышларында катнашуым белән бик горурланам, чөнки анда эләгүе дә бик авыр! Шулай ук Казанның җыелма командасында булуым да – зур дәрәҗә.

– 2025 елда «Россиянең спорт остасына кандидат» исемен алгансың. Моңа ирешү авыр идеме? Сиңа ниләр ярдәм иттe? 

Әйе, мин күптәнге хыялымны тормышка ашырдым, бүгенге көндә икенче хыялым – спорт остасы дәрәҗәсен алу. Ул дәрәҗәне үтәргә соңгы ярышта ярты секунд кына калган иде, кызганычка, үтәп булмады. Шул ярты секунд өчен дә еллар буе тренировка кирәк шул, бик авыр үтәве.

– Киләчәгеңне дә спорт белән бәйләргә телисеңме яисә сине башка өлкәләр дә кызыксындырамы?

Бүгенге көндә киләчәгемне йөзүдән башка күз алдыма китерә алмыйм. Бәлки, үскәч үзем дә тренер булып, балаларны өйрәтермен. Башка өлкәләр мине кызыксындырмый.

– Дусларың, сыйныфташларың синең спорттагы уңышларыңа ничек карый?

Һәрбер ярыштан җиңеп кайткач, дусларым минем өчен бик сөенәләр, матур хәбәрләр җибәреп, мине канатландыралар. Сыйныф җитәкчем Ольга Сергей кызы минем өчен гел кайгырып, сөенеп, җиңү яулап кайтуымны көтеп тора.

– Иң зур хыялың нинди? Олимпия уеннары, Дөнья чемпионаты яки башка берәр максатмы?

Иң беренче чиратта, үзем һәм гаиләм исән-имин булсын! Аллаһы боерса, зур дәрәҗәләргә ирешеп, Дөнья чемпионатларында катнашырга язсын.

 

Фотолар: Эльвина Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев