Логотип Идель
Бу – тема!

ЖУРНАЛИСТ ҺӨНӘРЕН ҮЗГӘРТӘ 2: МИНЕМ НИЧЕК МАНИКЮР ЯСЫЙ БАШЛАВЫМ ТУРЫНДА

Бу юлы мин үземнең тагын бер тәҗрибәм турында сөйләргә булдым. Монысы да студент чоры белән бәйле инде. Мин мәктәптә укыган вакыттан ук тырнак ясатырга йөрдем. Маникюр ясауларын, тырнакка лак буяуларын күзәтергә бик ярата идем. Ничек шулай рәхәт итеп әлеге четерекле эшне башкарып була икән соң ул, дип уйлый идем мин.

Тора-бара бу эш мине шулкадәр кызыксындыра башлады ки, икенче курста укыганда, мин интернетта маникюр ясау буенча видеолар карарга, файдалы сайтларны өйрәнергә тотындым. Тиз арада теорияне ятладым, маникюр ясауның һәр нечкәлегенә төшендем дисәм дә була. Аларны практикада кулланып карыйсы гына калды инде. Шуны уйлап, мин стипендия акчама маникюр ясау өчен кирәк-яракларны сатып алдым. Һаман да шул нишләргә белмәгәнлектән, көннәр буе тулай торакта ятудан туеп, әкренләп кенә бергә яшәгән кызларның тырнаклары белән экспериментлар үткәрә башладым. Әйе, әйе, бу чын-чынлап эксперимент иде! Кызлар башта бик теләп һәм сөенеп ризалашсалар, соңрак – үкенделәр. Яхшылап маникюр ясарга өйрәнер өчен, миңа берничә ай кирәк булды. Бу айлар эчендә күпме бармак, тырнак һәм кеше нервлары бозылды. Һәр кич саен кызларыма яңа лак буйый идем, янәсе, мин шулай өйрәнәм. Менә шулай күпмедер вакыт узгач, тулай торакта «309 бүлмәдә тырнак ясыйлар икән» дигән сүз таралды. Тора-бара танышларым бәйрәмнәргә тырнак лаклары, наклейкалар бүләк итә башлады. Ә мин исә һәр күргән кешегә: «Тырнак ясыйм, 309га кер», –  дия идем.  Маникюрны ясавын ясадым да, тик бизнесым «чәчәк атмады». Ә бераздан исә кеше бөтенләй кимеде.

Әлбәттә, ул вакытларда бу эшемнең барып чыкмаганына мин бик борчылдым. Чөнки чын-чынлап әлеге һөнәргә җанымны биргән идем. Бәлки, кешеләр җыелсын өчен, тагын күпмедер вакыт кирәк булгандыр, ә мин инде кулларымны төшерергә җитешкән идем. Шулай да, бөтенләй үк бу һөнәрдән мин баш тартмадым дисәм дә була: үземнең тырнакларыма гел маникюр ясап йөрдем. Бүген – ал, иртәгә – кызыл, ә тагын берничә көннән тырнакларым яшелгә әвереләләр. Шунысы сөендерде: кемгәдер акча түләп маникюр ясатканчы, мин аны үзем эшли ала идем. Тик хәзерге вакытта мин инде аның белән шөгыльләнмим. Ә маникюр өчен кирәк-яраклар кайдадыр, ә бәлки, ниндидер караңгы почмакта үзләренең сәгатен көтеп яталардыр. Бу тәҗрибәм сиңа берәр ничек ярдәм итәр дип ышанам. Гадәттәгечә, минем сиңа киңәшләр биреп үтәсем килә:

1. Минемчә, тырнак ясаучы һөнәрен яхшылап өйрәнер өчен, махсус курслар үтәргә кирәк. Бу өлкәдә белемең булса, сиңа клиентлар тартылачак.

2. Беренче вакытларда дусларыңа, танышларыңа маникюр ясау яхшы. Тик минем кебек экспериментлар куйма, аларны кызган.

3. Эш урынын һәрвакыт тәртиптә тоту яхшы. Һәр маникюрдан соң эш коралларын махсус чара белән эшкәрт, алар гел чиста булырга тиеш.

4. Тырнак янындагы тире бик нәзек, шуңа күрә  маникюр ясаган вакытта бик игътибарлы булу кирәк. Әгәр инде клиентның тырнагы яисә бармагы яраланса, тиз арада зарарланган урынны эшкәртергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев