Логотип Идель
Бу – тема!

«ZAMAN»: Татар блогинг мәктәбе

5-7 апрель көннәрендә II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Чараның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру.

Катнашучылар: татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре.

Бүгенге үсеш заманында яшьләр арасында  интернет алып торган урын бик зур. Яшь буынның төп мәгълүмат алу чарасы булган социаль челтәрләрне игътибарсыз калдырып булмый. Бу уңайдан татар блогерларының үсеше өчен шартлар тудыру да мөһим.

Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырыла: кадр куелышы, таргетинг, сөйләм куелышы һ.б. Шулай ук Казан шәһәрендәге мәдәни чараларга бару, танылган шәхесләр белән очрашу да каралган.

Өч көнлек мәктәптән соң да, катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешкәннәрне бүләкләү планлаштырыла. Үзен иң актив күрсәткән кешене танылган татар блогерлары үз карамагына алачак.

Мәктәптә катнашу өчен 1 апрель көненә кадәр заявканы тутыру кирәк. Заявкага сылтама: https://goo.gl/forms/Vv59LBeBHUua3AHE2

Өстәмә мәгълүмат: 8 (843) 231-81-54

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев