ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ КУЛГА АЛ: 10 КИҢӘШ
Куйган максатларга ирешү кечкенә адымнардан җыела. Киләчәктә үзеңне бәхетле тоярга телим дисәң, бүген үк бу киңәшләрне үти башла:
1. Үзеңне иртәрәк йокларга ятарга өйрәт. Башта 23:00, аннан 22:00 һәм 21:00 сәгатьләрдә ятарга ияләш. Иртән уянганда энергияң ташып торачак.
2. Көненә ике литр су эч. Бу җиңел булмаячак, шуның өчен башта көненә бер генә литр су эчүдән башла.
3. Һәркөн эшлисе эшләреңне язып бара торган бул. Бер өйрәнсәң, үзеңә җиңел булачак: мөһим эшләрне гел исеңдә тотачаксың.
4. Мәҗбүри булса да, көн дә саф һавада йөрергә тырыш. Дусларың белән чыкмасаң, ялгызың гына, яраткан музыкаңны тыңлап, паркта йөр. Саф һава сәламәтлеккә файдалы, стресстан котылырга ярдәм итә.
5. Көн саен, бигрәк тә эштән яки укудан кайткач, 15 минут кына булса да үзеңә теләгәнеңне эшләргә ирек бир: җырларга, йөгерергә, кычкырырга, еларга, көләргә, һ.б. Шушы 15 минут сиңа көн дәвамында булган күңелсезлекләрдән бушанырга ярдәм итәчәк. Тикшереп кара!
6. Тормышыңда иҗатка урын тап. Килешәм, синең эшең иҗат белән бәйле булмаска мөмкин. Әмма тормышыңда аңа урын тапсаң, син үзең өчен бик күп кызыклы әйберләр ачачаксың. Иҗатка тартылу бәхетле итә, фантазияне баета.
7. Тикшеренүләргә ышансак, хайваннарны сыйпау баш миендә серотонин һәм окситоцин гормоны артуга китерә, ә стресс гормоны кими. Шуңа күрә үзеңә «йомшак дус» тап.
8. Табигать кочагында күбрәк булырга тырыш. Табигать – ул иң яхшы антидепрессантларның берсе.
9. Китаплар уку баш миенең эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Интернетта вакыт уздырганчы, үзеңне китап укырга өйрәт.
10. Ялкауланып ятма, андый гадәттән котыл! Бүген эшләргә тиешлесен иртәгәгә калдырма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев