Логотип Идель
Бу – тема!

ЮНАРМИЯЧЕ – ГАДИ УКУЧЫ ТҮГЕЛ!

Бүген А. Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда Казанның Юнармия йорты ачылды. Шулай ук анда 94нче гимназия һәм №161 мәктәп укучыларын юнармиячеләр сафына кабул иттеләр.

Юнармия йортында ниләр эшләячәкләр?

Юнармия йортын булдыруның төп максаты – яшүсмерләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, аларның үсеше өчен мөмкинлекләр булдыру. Анда инновацион белем алу белән беррәттән, укучылар Ватанны сакларга да әзерләнәчәк.

 Казанның “Юнармия” хәрәкәтендә бүгенге көндә 3500 яшь патриот бар. Алар Казанның тарихи, мәдәни, патриотик чараларында актив катнаша.

Ачылыш тантанасы ничек узды?

Ачылыш тантанасы Россия һәм Татарстан гимнарын яңгыраганнан соң юнармиячеләрне ТРның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин сәламләде:

– Монда сез Ватаныбызның чын сакчылары булырга әзерләнәчәксез. Юнармияче булу сезгә зур җаваплылык та өсти: сез яхшы укырга да, физик яктан сәламәт тә булырга тиеш. Биредә сезгә төрле юнәлешләр буенча үсәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Котлыйм сезне!

Бөтенроссия “Юнармия” хәрәкәтенең региональ бүлеге штабы башлыгы Александр Бородин укучыларның биредә Ватан тарихын өйрәнәчәкләрен, патриотик тәрбия алачакларын әйтте.

Аннан юнармиячеләр Ватаннарына тугры хезмәт итәргә, аны якларга сакларга, тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга ант тотты.

Юнармиячеләр үзләре нәрсә ди?

Бүген Юнармия сафларына 22 юнармияче кабул ителде. Алар арасында кызлар да, егетләр дә бар. Мисал өчен Аделина Сафина әле 6 сыйныфта гына укый икән:

undefined

– Без кешеләрне якларга да, автобуста урын бирергә дә бурычлы. Юнармияче булуым белән бик горурланам, - ди ул, - әлеге исемгә тап төшермәскә тырышачакмын.

Рөстәм Минһаҗев 161нче мәктәпнең 7 сыйныфында белем ала. Бүгеннән башлап ул – юнармияче. Үзе әйтүенчә, юнармияче ул гади укучы гына түгел. Егет  мәктәптә “4” ле һәм “5”ле билгеләренә укып кына калмыйча, йөзү белән дә шөгыльләнә икән:

– Мин үз шәһәрем, республика, илемне сакларга тиеш. Мәктәптә безнең иртәбез туры таяктан башлана. Аннан марш атлыйбыз. Шулай ук автоматлар җыябыз, сүтәбез. Алардан атабыз, - ди Рөстәм.

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев