Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОМЫРКА ЗЫЯНЛЫ?

Йомырка – рационыбызда иң күп куланыла торган ризык. Аны кыздырып та, суга салып та, сөт белән болгатып та ашыйбыз. Тик ул, без уйлаганча, файдалы микән?

Ник зыянлы соң?

Казан шәһәренең 7нче номерлы  клиник хастаханәсе диетологы Юлия Киселкова йомырканы күп ашаган очракта канда холестеринның күләме артуы турында кисәтә.

– Рационыбызда хайван аксымнары үсемлек аксымнарыннан азрак булырга тиеш.  Төрле авырулар килеп чыкмасын өчен моны һәрчак истә тотарга кирәк. Йомырка сарысында холестерин бар – бу инде күптәннән расланган. Аны артык күп ашаган очракта кан тамырларында май туплана, инфаркт булу ихтималы арта, - ди табиб.

Кемдер бер утырганда 3-4 йомырка ашый. Тора-бара канда холестерин күләме артканнан арта бара. Моның ахыры бик начар тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә иң яхшысы – көнлек нормадан артыгын ашамаска.

Ә норма нинди?

Диетолог йомырканы ике көнгә берне генә ашарга киңәш итә:

– Яки көн саен ярты йомырка ашагыз, - ди ул.

Бөтенләй ашамаска да ярамый

Йомырканы рационнан бөтенләй алып ташларга да ярамый.

– Аның составында йод һәм организмыбыз өчен мөһим  башка витаминнар бар. Йомыркадагы аксым җиңел эшкәртелә, ашказанына авырлык киктерми, - ди Юлия Киселкова.

Күптән-түгел Россиялеләр йомырканы нормадан күбрәк ашый, дигән хәбәр таралган иде. Уртача алганда бер кеше 260 урынына елына 280 йомырка ашый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев