«ЙОЛДЫЗЛЫК ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШКАН КЕШЕ НАЧАРЛЫК ТУРЫНДА УЙЛЫЙ ДА АЛМЫЙ»: КАЗАНДА «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ГАЛА-КОНЦЕРТЫ ГӨРЛӘДЕ
Кичә, 13 апрельдә, Уникс концертлар залында XXIII «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты гөрләде. Кичәдә барлыгы 1300 талантлы бала һәм яшүсмер катнашты. Тамашачыларга 39 чыгыш тәкъдим ителде һәм, ниһаять, җиңүчеләр билгеләнде.
Проектта барысы 60 меңнән артык бала үзен сынап караган. Катнашучылар 7 номинациянең берсендә: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җыр өчен иң яхшы музыка», «Җыр өчен иң яхшы текст» һәм «Иң яхшы видеоклип»та талантларын күрсәткән.
Ә соңгы алты көн эчендә исә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия шәһәрләреннән 6 меңгә якын сәләтле кыз һәм егет катнашты. Гала-концертка аларның иң яхшылары гына эләкте.

ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова йолдызчыкларны котлау тантанасында катнашты. «Егерме өченче мәртәбә шушы матур, күркәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә очрашабыз. Бу һәрберебез өчен дә зур бәйрәм. Быел республикабызда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы. Шунлыктан «Созвездие-Йолдызлык»та балаларыбыз үз телләрендә биеде, җырлады, осталыкларын күрсәтте. Һәрбер кеше, нинди милләттән булса да, үз туган телен яратырга, гореф-гадәтләрен белергә һәм туган телендә сөйләшә белергә тиеш дип уйлыйм», – дигән сүзләр җиткерде Нурия Миннәхмәтовна. «Йолдызлык фестивалендә катнашкан кеше начарлык турында уйлый да алмый. Чөнки күңелендә моң, җыр булган бала начарлыкка бармас», – дип төгәлләде ул үз чыгышын.
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов ассызыклаганча, «Созвездие-Йолдызлык»тагы балалар сәнгать аша күпмилләтле Россиянең тамырларына, мәдәни кодына хөрмәт күрсәтә. Чыннан да, Уникс сәхнәсендә татар, рус, керәшен җырлары яңгырады. Гала-концертта хәтта Кырымнан килүче кечкенә катнашучыларны да күрергә мөмкин булды. Алар кырым татарлары биюен башкарып, залда утыручыларның игътибарын яулады.

Елдагыча фестивальдә катнашучы йолдызлар чыгышларга гына түгел, ә матур һәм стильле итеп тегелгән костюмнарына да зур игътибар бирә. Сәхнәдә тәкъдим ителгән номерлар, һәрвакыттагыча, заманчалыгы һәм зәвыгы белән аерылып тора.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең икенче гала-концерты исә 19 апрельдә Пирамида концертлар залында узачак. Ул концерт тагын да «кызу»рак үтәр дип өметләнәбез!
Фотолар: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 декабря 2025 - 15:28
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН ТРИБЬЮТ-КОНЦЕРТ НИГЕЗЕНДӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЧЫГАЧАК
-
9 декабря 2025 - 12:14
XXV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
-
8 декабря 2025 - 18:56
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
-
8 декабря 2025 - 12:46
«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев