ЯЗНЫҢ 5 ТРЕНДЫ: ИҢ МАТУР ПРИЧЁСКАЛАР
Салкын озак кыштан соң күпләребез үзгәрешләр тели: ябыгу, чәч буяу һәм кистерү, стильне алыштыру... Яз көне кызлар бигрәк тә чәчләргә зур игътибар бирә. Язмада без язның иң текә причёскаларын тупладык. Стилистлар сүзенә ышансак, әлеге причёскалар берәүне дә битараф калдырмаячак. Шуңа күрә үзгәрешләрдән курыкма, кыюрак бул!
1.1970 елларда популяр булган озын, тузган чёлкалы каре чәчләрнең төзелешен чагылдыра. Аның бөтен матурлыгы – бөдрәләнеп торган чәчләрдә. Бераз кабарып торсын өчен мусс куллану киңәш ителә.
2. Чираттагы трендның исеме Скандинавия дулкыннары дип атала. Әлеге причёска йомшак һәм шул ук вакытта җиңел дулкыннарны хәтерләтә. Аны һәркөн иртән эшләргә дә өлгереп була. Иң мөһиме – плойка булсын.
3. 2000 еллардагы кебек ясалма чәчләр дә бу елны популярлыгын югалтмый. Бритни Спирс, Пэрис Хилтон образлары белән илһамланып, әле дә парикмахерлар мондый причёскага өстенлек бирә. Тик әгәр элек ясалма чәчләрне ничек тә яшерергә теләгән булсалар, хәзер, киресенчә, алар күренеп тору яхшы.
4. Дүртенче урында – боб, тик гадәти түгел, ә чёлка белән. Боб бөтен хатын-кызларга да туры килә. Аны һәрвакыт кабартып та торасы юк, шуның белән ул әйбәт тә.
5. Ниһаять, кабарган чәчләр вакыты да җитте. Идеаль причёска өчен мусс белән термобигуди гына кирәк. Башта дымлы чәчләргә мусс сөртергә, ә аннан соң, чәчләрне киптереп, бигуди кулланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев