Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЗ, КОЯШ ҺӘМ... ГРИПП?!

Тиздән ЯЗ! Кояш, кошлар сайрый...Тик болардан кала ГРИПП дигән зәхмәт тә бар шул. Көннәр җылыну белән вирусларның да көче арта: өйдә берәү авырып китсә, калганнар белән дә шул ук хәл булачагын көт тә тор. Моны булдырмас өчен ниләр эшләргә соң? 

Әлеге гади гамәлләрне үтәү инфекциянең йорт буйлап таралу ихтималын киметер.

Йөзеңә артык еш кагылмаска тырыш!


Грипп бер кешедән икенчесенә һава аркылы һәм төрле өслекләр аша күчә. Кешеләрнең йөзләренә кагылу гадәте булганлыктан, авырып китү ихтималы тагын та арта.

Гриппны “үтерер” өчен пар куллан!


Ә хәзер дезинфекция белән шөгыльләнеп алабыз. Өслекләрне водород перекисе салынган су белән сөртеп, грипп висрусларыннан җайлы гына котылырга мөмкин. Химик матдәләр кулланырга теләмәсәң, пар ярдәм итәр.

Телевизор пультын һәм гаджетларны дезинфекциялә!


Гаилә әгъзалары еш кагыла торган әйберләр аша грипп эләктерү ихтималы арта. Андый җиһазлардан суыткыч, микродулкынлы мич, кран, ишек тоткалары, пультны билгеләп үтәргә мөмкин.

Вирусның 24 сәгать яшәгәнен истә тотсак, гаиләдә берәр кеше авырган очракта тузанны ешрак сөртеп тору мөһим.

Кулыңны һәм губкаларны ешрак ю!


Кулларны еш һәм озаклап юу киңәш ителә. 20 секунд дәвамында юып, аннан әйбәтләп корыту яхшы. Гел кул юып тору мөмкинлеге булмаса, составына спирт кергән махсус сыеклык белән кулларны усаң да әйбәт.

Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев