Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА КИТАПЛАР

Язмада яшүсмерләр өчен финанс грамоталылык буенча файдалы чыганаклар белән бүлешергә булдык. Бу китапларда банкир, инвестор һәм тәҗрибәле икътисадчыларның киңәшләре җыелган. Алар анда ничек дөрес итеп акча тоту, уңышка ирешү серләре һәм бизнес турында сөйли. Мондый китапларны уку – яшүсмерләргә акча саклауның әһәмияте, инвестицияләүнең кыйммәте һәм акчаны уйлап тоту хакында аңлату өчен яхшы ысул.

«Самый богатый человек в Вавилоне» (Джордж Самюэль Клейсон)

Китап 10 хикәядән тора. Геройлар мисалында автор катлаулы акча проблемаларын хәл итүнең гади ысулларын күрсәтә, бурычлардан арыну, үз чыгымнарыңны контрольдә тоту, керемне күчемсез милеккә салу турында файдалы мәгълүмат белән бүлешә.

«Твой первый миллион» (Джеймс Маккена)

Китап яхшы төзелгән, сызымнар, схемалар, иллюстрацияләр белән тулыландырылган. Биредә беренче тапкыр ничек акча җыя башлау буенча мотивациядән алып, үз компанияңнең бизнес-планына кадәр җитәрлек мәгълүмат бирелгән.

«Богатый папа, бедный папа для подростков» (Роберт Кийосаки) 

Бу китап яшүсмерләрне акча телендә сөйләшергә өйрәтәчәк. Акчалар белән идарә итү серләре турында мәктәптә өйрәтмиләр. Ә бу китап ярдәмендә һәр кеше финанс грамоталылык буенча белемен арттыра алачак.

«Твои финансы» (Елена Тимохина, Елизавета Краснова)

Интерактив блокнот акчаларның роле белән танышырга ярдәм итәчәк. Һәр бүлек «Инвестицияләр һәм бизнес», «Финанс», «Гаилә бюджеты» һ.б. темаларга багышлана. Биремнәр гади һәм шул ук вакытта кызыклы. Блокнотны укып, тутырганнан соң, яшүсмер иң киң таралган финанс терминологиясен аңлап, лайфхакларны һәм киңәшләрне чынбарлыкта куллана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев