«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ!
Дуслар, без «Газпром трансгаз Казан» оешмасы белән берлектә чираттагы текә конкурсыбызны игълан итәбез! Бу конкурс башкаларыннан да шәбрәк, чөнки быел конкурс иҗат белән шөгыльләнүче балаларга да, төгәл фәннәр белән кызыксынучыларга да үзләрен күрсәтергә шәп мөмкинлек бирә! Син дә үз күңелеңә якын номинацияне сайлап, катнаш!
Конкурста 2 номинация бар:
1. «Шәп сыйныф» номинациясе
Бу номинациядә сыйныф белән 20 биттән артмаган А4 форматындагы журнал эшләргә кирәк. Аларда «Газпром трансгаз Казан» оешмасына - 65 ел, ТАССРга - 100 ел һәм Бөек Җиңүгә - 75 ел темалары яктыртылырга тиеш.
2. «Булачак газчы» номинациясе.
«Ялкын» журналының сентябрь санының 12-15нче битләрендә һәм безнең сайтта җәмгыять белеме, алгебра, геометрия, химия һәм физикадан тест сораулары урын алды. Иң дөрес һәм тулы җавап бирүчеләр арасында җиңүчеләрне билгелибез.
Конкурска эшләр 1-30нчы сентябрь аралыгында кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев