Бу – тема!
«ЯЛКЫН»НЫ ДЕПУТАТЛАР ДА ЯРАТА!
Дустым, син «Ялкын»га язылырга онытмадыңмы? Икенче яртыеллыкка язылсаң, журналыбыз сине ай аен шатландырып торыр!
Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстанның газета-журналларына язылды. Алар, әлбәттә, «Ялкын» һәм «Сабантуй» журналларын да читтә калдырмады.

«Таттелеком» компаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин республикабыздагы балалар йортларына 14 журнал яздырды. Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, танылган ватерполочы Ирек Зиннуров та балалар йортларын шатландырып, аларга 3 журнал бүләк итте.

Ә «Бәхетле» ширкәтенең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөслимә Латыйпованың туганнарына да һәр ай саен «Ялкын» килеп торачак. КПРФ партиясенең Татарстандагы бүлегенең беренче сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов туганнарын, ә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов балалар йортларын дистәләгән «Сабантуй» журналына яздырдылар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" оешмасының кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев тә балалар йортларын «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналларын яздырды.

Син дә языл! Укы! Бергә булыйк!
Бездә кызыклы, яхшы бүләкләр тапшырыла торган конкурслар да уздырыла. Шуларның берсе – газ сәнәгате белән бәйле булганы хәзерге вакытта бара. Дустым, син дә кушыл!:)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев