Бу – тема!
"ЯЛКЫН" - ӘЛМӘТТӘ!
Мәкаләләр язылды, журнал чыкты. Бер мизгелгә генә җиңел сулап алырга була. Әлбәттә, эшлисе эшләр чиксез күп, тик шулай да... :)
Тәрәзәдән яратып караган кояшта иркәләнеп, "Эх, берәр җиргә барасы иде", - дип хыялланып утырганда, Әлмәткә кунакка чакырдылар. Ә без кунакка йөрергә, бигрәк тә үзебезнең укучыларыбыз белән күрешергә бик яратабыз.
Яхшы компания, күңелле сөйләшүләр... Һәм 3 сәгатьлек юлны ничек узганыңны сизми дә каласың. Безнең белән нәкъ шулай булды. Ә менә Әлмәт шәһәренең 2нче санлы мәктәп укучылары безне шактый көткән булып чыкты. Шуңа күрә дә кызлар-егетләр безне якты йөз, чәк-чәк һәм җыр-биюләр белән каршы алдылар.

Ә аннан соң бер сәгать буе "Ялкын" һәм "Сабантуй" басмалары, журналистика һөнәре, фотосәнгать һәм яхшы фото ясау серләре турында сөйләштек. Фотокорреспондентыбыз Ренат абыйның рюкзагын бушаттык һәм аның "эш коралларын" тикшереп чыктык. Кыскасы, бернинди серләр дә калмады.

Якты кояш нурларында иркәләнеп, Казанга, редакциягә кайтып барыш. Тизрәк кайтып җитеп, тагын да яхшырак мәкаләләр язасы, тырышыбрак эшлисе килә. Сезнең өчен эшлисе килә!
Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 февраля 2026 - 12:03
ПЕДАГОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЛАРЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УРЫНЫНА ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘ
-
18 февраля 2026 - 10:05
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
-
17 февраля 2026 - 09:38
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
-
16 февраля 2026 - 11:16
21-22 ФЕВРАЛЬДӘ ТАТАРСТАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ КАЙДА ҮТӘЧӘК?
Нет комментариев