Бу – тема!
"ЯЛКЫН" БҮГЕН ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ /ФОТОРЕПОРТАЖ/
Бүген "Ялкын"ның балалар редколлегиясенең шимбә иртәсе гадәттәгечә башланмады. Журналыбызның актив укучылары Татарстан республикасының Мәгариф министры Энгель Нәвапович Фаттахов белән очрашты.
Мәктәп укучылары, студентлар министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды. Ə сез безнең мәгариф министрының кечкенә чакта кем булырга теләгәнен, аның ничек ял итәргә яратканын беләсезме? Ə "Ялкын"лылар бу сорауларның барысына да җавапны ишетте.
Энгель Нәвапович, аның кодрәтеннән килсә, мәктәп укучыларына өй эшен бөтенләй бирмәс иде икән! Шулай ук министр балаларның күбрәк хәрәкәттә булулары, дөрес тукланулары һәм сәламәтлекләрен кайгырту яклы.
Балалар редколлегиясе министр белән фотога төште, министрлык буенча экскурсиядә булды.
Хәер, бөтен серләрне ачып бетерми торабыз әле. Боларның барысы турында да тулырак "Ялкын" журналының июнь санында укыгыз!:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев