Логотип Идель
Бу – тема!

ХИМИК ХАМЕЛЕОН

«Ялкын лабораториясе»ннән сәлам! Мин – Хәсән. Бу айда лабораториябез яңача эшли: хәзер ул – кибер-лаборатория. Бүген без бер сыекчаның ничек берничә тапкыр төс алыштыра алуын тикшерербез.

Бүгенге тәҗрибә өчен түбәндәгеләр кирәк:

•         калий перманганаты (марганцовка) – 1-2 кристалл;

•         шикәр комы – 1 чәй кашыгы;

•         натрий гидроксиды (NaOH) – 1-2 тамчы;

•         су – якынча 300 мл;

•         үтә күренмәле кечкенә савыт;

•         үтә күренмәле зур савыт.

Игътибар: натрий гидроксиды – тирене һәм күзләрне пешерә ала торган матдә. Шуңа күрә бу тәҗрибәне өйдә мөстәкыйль үткәрергә ярамый. Аны бары тик мәктәптә яки лабораториядә укытучы күзәтүендә, саклагыч күзлек һәм перчаткалар киеп эшләргә кирәк.

Эш тәртибе:

1. Үтә күренмәле зур савытка 200 мл су салабыз.

2. Аннары суга натрий гидроксиды (NaOH) эремәсе кушып, селтеле тирәлек булдырабыз.

3. Шушы ук эремәгә 1 чәй кашыгы шикәр комы өстибез һәм яхшылап болгатабыз.

4. Икенче кечкенә савытка 100 мл су салабыз.

5. Суга 1-2 кристалл калий перманганатын кушабыз. Эремә шәмәхә төскә керә.

6. Беренче эремәгә шәмәхә төстәге суны кушабыз.

7. Реакция башлана, һәм шәмәхә төстәге сыекча башта зәңгәр, аннары яшел, ахырдан сары төскә әйләнә.

Ни өчен төс үзгәрә?

Безнең химик уенда өч төп герой бар: калий перманганаты (KMnO₄), глюкоза (шикәр) һәм натрий гидроксиды (NaOH).

Калий перманганаты – көчле оксидлаштыручы: ул электроннарны кабул итә.

Глюкоза – кайтаргыч: ул электроннар бирә.

Ә NaOH реакция өчен кирәкле селтеле тирәлекне тудыра.

Реакция дәвам иткән саен марганецның химик халәте (оксидлашу дәрәҗәсе) үзгәрә, шуңа бәйле рәвештә эремәнең төсе дә берничә тапкыр алышына. Нәкъ шуңа тәҗрибә хамелеонны хәтерләтә. Монда бернинди тылсым да юк. Без бары тик оксидлашу-кайтарылу реакциясен генә күзәтәбез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев