«ХӘЗЕР ЕГЕТНЕҢ ОЗЫН ЧӘЧЛӘРЕНӘ «КОЛХОЗ ФИКЕРЛӘВЕ» БУЛГАН КЕШЕ ГЕНӘ ГАҖӘПЛӘНӘ АЛА»
Озын чәч йөртүче егетләргә төрле-төрле төрттерүләр, тәнкыйтьне күп ишетергә туры килә. Әйе, еш кына олылар моны аңламый. Шуңа күрә мин бу язманы әти-әниегезнең күңеленә үтеп керер өчен язарга булдым. Бу язмада мин мондый ситуациядә калган егетләрне тупладым, һәм үз тәҗрибәләрен сөйләттем. Һәм шуңа өстәп, әти-әниләрнең фикерләрен дә сораштырдым. Башлыйк.
Даня, Мәскәү, 17 яшь:
– Барыгызга да сәлам! Сезгә үземнең озын чәчләрем турында сөйләп китәргә телим. Мин карантин вакытында чәч үстерә башладым. Бу чәчтарашханәнең ябылуына да бәйле иде. Ул вакытта мин авылда яшәдем, ә анда мондый күренеш коточкыч нәрсә инде. Бик күп тәнкыйть булды, ләкин мин моңа әллә ни исем китмәде. Әни башта чәч үстерүемне яхшы кабул итте. Көн саен аңа башка кешеләр малай кеше андый булырга тиеш түгел, дип сөйләп йөрделәр. Әйе инде, әнигә бу ошамады, шуңа күрә ул миңа чәчне кистерергә кушты. Мондый диалоглар бик күп иде. Шулай итеп мин чәчемне кистердем ләкин шәһәргә күченгәч яңадан үстертергә карар кылдым.
Артур, Омск, 19 яшь:
– Мин инде 2 ел озын чәч йөртәм, бу хәл рок белән мавыгуымнан башланып китте. Хәзер озын чәчсез мине беркем дә танымый. Беренче 2 елда тәнкыйть белән очраштым үзе, әмма хәзер ул кимегәннән-кими бара, чөнки җәмгыять андый әйберләргә тынычрак карый. Хәзер ир-атның озын чәчләренә «колхоз фикерләве» булган кеше генә гаҗәпләнә ала, дип уйлыйм.
Айдар, Казан шәһәре, 24 яшь
– Озын чәчләремне инде 5 ел буе үстерәм. Аларны аңлы рәвештә үстерә башладым. Нигездә, кыска чәчле килеш мин үземә-үзем ошамаганнан башланды ул, «озын итеп үстерсәм, ни булыр икән», дип уйладым. Аннары китте инде. Авыр музыка эстетикасы белән мавыгу да үз ролен уйнады. Тәнкыйть күбесенчә гаилә тарафыннан иде. Мин моны инде күптән кабул иттем. Чәчне тигезләү өчен барбершопка йөрим. Кызлар минем чәчләремнең бик калын булуыннан көнләшәләр, чөнки кайберләренеке юка.
Кәрим, Казан, 20 яшь:
– Үз тарихымны сөйлисем килми! Шуңа күрә, мин егетләр өчен озын чәч йөртүнең кайбер уңай яклары турында сөйләргә телим:
1. Сезне яхшырак хәтерли башлаячаклар. Чөнки сез гадәти кеше кебек күренмисез. Уникаль кеше сез, шуны белегез!
2. Имиджны җиңел генә үзгәртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
3. Үз-үзеңне хөрмәт итү артачак. (Үзеңне яратмаган кешеләрне санга сукмау хисабына.)
4. Кызлар егетләрнең озын чәчләре белән уйнарга яраталар. Белсәгез, бу шундый «милота»!
Ә хәзер кайбер ата аналарның фикерләрен тыңлап үтик. Алар егетләрнең озын чәч йөртүенә ничек карыйлар?
Алсу, әни кеше, 45 яшь:
– Минем улымның чәчләре җилкәсенә җитә. 9 сыйныфны тәмамлагач, ул миңа чәчләрен үстерәчәген әйтте. Әлбәттә, мин моны җитди кабул итмәдем, ул моны шаяртып әйткән кебек тоелды. Ләкин аның чәчләре үсә башлагач, кистерергә куштым, ләкин ул үзсүзләнде. Хәзер мин бу озын чәчләргә ияләшә башладым. Мин моны проблема дип санамыйм, чөнки һәр кеше үз-үзен төрлечә күрсәтә. Бу дөнья өчен мондый нәрсә нормаль күренеш дип саныйм.
Марат, әти кеше, 38 яшь:
– Улымның чәчләре һәрвакыт кыска иде, ләкин яшүсмер чоры башлангач, ул киреләнә башлады. Мин үзем дә яшүсмерлегемдә нәкъ шундый идем. Шуңа күрә мин аны бик яхшы аңлыйм. Ләкин һәрвакыт ир-атларның озын чәч йөртүенә каршы килә идем, чөнки бездә мондый чәч үстерү гадәти түгел. Әти мине каты тәрбияләде. Мөгаен, шуңа күрә минем шундый принципларым бардыр инде. Шулай да вакыт узу белән нәкъ менә олы кешеләр шикелле моның турында улым белән утырып сөйләштек! Аның чәч үстерү теләгенә мин каршы килмәдем. Иң мөһиме, без бер-беребезне аңладык!
Сөмбел ЙОСЫПОВА
Фото: Freepik.com
Бу материал ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшь журналист лабораториясе» кысаларында әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев