ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕСЕ ЭЛИНА ӘХМӘТҖӘНОВА: «ТАТАР ТЕЛЕ – УЛ МӘХӘББӘТ»
17 апрель көнне Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Төркия һәм Әзербайҗан кебек илләрдән 500 дән артык укучы катнашты. Мәктәп укучылары һәм югары уку йорты студентлары җиңү яуладылар. Без бәйгенең гран-приена лаек булган Уфа шәһәренең 84 гимназия укучысы Элина Әхмәтҗанова белән сөйләштек.
— Элина, сәлам! Синең фикеренчә, татар теле бүгенге көндә актуальме?
— Хәзерге көндә шәһәрләрдә яшәүче татарлар үз телендә сөйләшергә оялалар, ләкин, Казанда һәм башка шәһәрләрдә татар телен үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, «Мин татарча сөйләшәм» дигән акция һәр ел үткәрелеп килә. Шуңа күрә, минем уйлавымча, соңгы елларда татар теле бик популяр һәм ул көннән-көн үсә бара.
— Татар теленең уникальлеге нәрсәдә?
— Татар теленең уникальлеге аның милләтендә, моңлы җырларында һәм шагыйрьләрендә. Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башка бөек шәхесләр татар тарихында зур эз калдырганнар.
— Бу олимпиадада беренче катнашуыңмы?
— Мин татар теле олимпиадаларында 5 нче сыйныфтан бирле катнашам. 9 нчы сыйныфта тәүге тапкыр Казанныкына бардым. «Халыкара олимпиада»да призёр булдым. Соңрак, 10 нчы сыйныфта шушы ук этапта миңа җиңәргә дә насыйп булды. Хәзерге көндә мин 11 нче сыйныфта белем алам һәм Гран-при яуладым.
— Олимпиадага әзерләнгәндә сиңа иң зур ярдәмне кем күрсәтте? Бәлки, әти-әниең яки укытучыларыңдыр?
— Балачактан ук мин гаиләдә татар телендә сөйләшеп үстем. Мәктәптә сыйныфташларым һәм дусларым белән үзара татарча аралашабыз. Минем татар теле укытучым туган телебезгә мәхәббәт уятты. Мин аңа чын күңелдән бик рәхмәтлемен.
— Ничек уйлыйсың, олимпиада биремнәре татар телен яхшы белүне күрсәтәме?
— Әйе, олимпиада ул берничә этаптан тора, беренчедән, без язма биремнәр эшлибез, аннан соң инде телдән. Олимпиада нәтиҗәләре синең татар телен ничек белүеңне күрсәтә.
— Олимпиадада катнашу тәҗрибәсе тормышыңны ничек үзгәртте?
— Татар теле олимпиадасында катнашып мин үзем өчен күп кызыклы әйберләр, яңа дуслар таптым, шулай ук ил күләмендә таныш булган кешеләрем дә күп, һәрвакыт мине көтәләр, каршы алалар.
— Киләчәккә нинди планнар синең? Бәлки татар теленә бәйле булган уку җиренә керергә телисеңдер?
— Минем хыялым – медицина өлкәсендә эшләү, ләкин татар теле яңа юллар ачып миңа киләчәк профессиямдә нык ярдәм итәр дип ышанып калам. Әлбәттә, татар телен мин үз балаларыма да өйрәтәчәкмен, бәлки алар да киләчәктә минем кебек Гран-при яуларлар.
— Фразаны дәвам ит «Татар теле — ул...»
— Татар теле — ул мәхәббәт.
Элина, сине чын күңелдән бу җинүең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сиңа уңышлар телибез! Әңгәмә өчен сиңа бик зур рәхмәт!
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 апреля 2025 - 15:00
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» АКЦИЯСЕНДӘ НИЛӘР БУЛАЧАК?
-
21 апреля 2025 - 11:29
GAUGA РОК-ТӨРКЕМЕ КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА БИНАСЫНДА КОНЦЕРТ КУЯЧАК
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
Нет комментариев