Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS: ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ ГАРӘП ӘМИРЛЕКЛӘРЕНӘ КИТӘРГӘ ӘЗЕР

Татарстанда WorldSkills турында ишетмәгән кеше юктыр. Әлеге халыкара хәрәкәткә – 50 яшь. Ә Россия WorldSkillsка моннан 5 ел элек кенә кушылды. Безнең республика – 2014 елдан бирле WorldSkills Russia хәрәкәтендә. Тик... без сынаттыра торганнардан түгел! Татарстан егет-кызларына бу күнекмәләр яңа булса да, беренчелек өчен теше-тырнагы белән көрәшә алар.

Май аенда Краснодар шәһәрендә узган милли чемпионат финалында җиңеп чыккан татарстанлылар Россия җыелмасына керәчәк. Алар 14-19 октябрь аралыгында Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә узачак WorldSkills дөнья чемпионатында катнашырга җыена. Катнашу дип кенә әйтү дөрес түгел - җиңү өчен бара алар анда!




WorldSkills хәрәкәтенең үзенең ярышлар циклы да бар. Мисал өчен,
- 2016 елның сентябрь-октябре – көллият эчендәге чемпионатлар;
- ноябрь-декабрь – челтәр (сетевой) чемпионатлары;
- 1-3 февраль 2017 ел – төбәк чемпионатлары;
- март-апрель – милли чемпионат финалына узу өчен сайлап алу турлары;
- май 2017 ел – милли чемпионат финалы.

Эмиль Гобәйдуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары, Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры:

- Шунысы куандыра: WorldSkills мили чемпионатының сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелмасы лидерлар рәтенә керде. Безнекеләр 37 компетенция буенча финалга уза алды. WorldSkills стандартлары буенча үткәрелгән дөнья чемпионатлары арасында Краснодарда узганы - иң зурысы иде. Боларның барысы да безнең илебезнең ни дәрәҗәдә алга барганын күрсәтә.

2017 ел WorldSkills хәрәкәтендә яңалыклар да була. Мисал өчен, милли чемпионатның финалына сайлап алу башкача була. Алар берьюлы берничә мәйданчыкта уза.

Краснодар шәһәрендә оештырылган финал 109 компетенция буенча уза. Анда 1200дән артык кеше катнаша. Экспертларның саны 1000гә җитә. Милли чемпионатка башка илләрдән дә катнашучылар һәм экспертлар килә. Әлеге ярышларда Татарстанның егет-кызлары 59 компетенция буенча үзләрен сыный. Нәтиҗәдә, гомуми исәптә безнекеләр икенче урынны яулый.

Октябрьгә дә озак вакыт калмый. Татарстаннан булган 26 конкурсант 22 компетенция буенча Россия җыелмасына керү өчен дәгъва кыла. Анда эләгәр өчен, Ленин бабай әйтмешли, «укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга» кирәк. Белем һәм тырышлыктан башка WorldSkills хәрәкәтендә син беркем түгел!





– Хәзерге вакытта без актив рәвештә Абу-Дабида узачак дөнья чемпионатына әзерләнәбез. Бу – Казанда узачак дөнья чемпионаты алдыннан була торган соңгы чемпионат. Чөнки әлеге ярышлар ике елга бер тапкыр гына уза, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Дөньякүләм ярышларда катнаша башлау ул мода артыннан куу түгел. Бу – заман таләбе. Чөнки әлеге ярышлар Татарстан икътисады өчен профессиональ кадрлар әзерләргә, булганнарын үстерергә булыша.

Шуны да онытмыйк: Татарстанда ресурс үзәкләрен булдыру программасы да эшләп килә. Алар да профессиональ компетенцияләрне үстерергә булыша. Бүген Татарстанда 20дән артык ресурс үзәге эшли. Быел тагын 5 шундый үзәк ачылачак.






Белешмә:

WorldSkills буенча дөнья чемпионатлары

2013 ел – Лейпцигта

2015 ел – Сан-Паулуда

2017 ел – Абу-Дабида уза.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев