Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS ИМТИХАНЫ АВЫРМЫ, ӘЛЛӘ БДИМЫ?

Мәктәптә укучылар БДИдан калтырап төшсә, студентларның да тез буыннары калтырый ул. Юк, сессиядә түгел, ә WorldSkills кагыйдәләре буенча чыгарылыш имтиханын тапшырганда. Әнә, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентларының да нәкъ шундый мәлләре.

Тик алар, башкалар кебек, диплом эшен яклап, гадәти сынау гына узмый. Бүген биредә техникумның 36 студенты имтиханын WorldSkills стандартларына туры китереп тапшыра. Яхшы балл алыр өчен аларга 3 (!) көн буе компьютер артында тир түгәргә туры киләчәк. Беренче көнне системада теркәү эшләрен башкарасын, икенчесендә калькулятор программасын эшләргә кирәк. Өченче көнне инде бөтен башкарган эшеңне экспертларга тәкъдим итәсең икән.

«Имтиханнан курыкмыйбыз!»


Балык Бистәсе районы егете Инсаф Бәйдәмшинны бу сынау бер дә куркытмый. Имтихан дип кенә борчылып утыра торганнардан түгел ул!



– Борчылу дигән хис миндә юк. 9нчы сыйныфта Дәүләт чыгарылыш аттестациясен (ГИА) дә тапшырдык. Дүрт ел уку дәвамында зачет-имтиханнарны да бирдек. Дөресен генә әйткәндә, соңгы ике атна дәвамында бары тик шушы имтиханга гына әзерләнәбез. Махсус сайтта якынча биремнәрне урнаштырдылар. Без шуларны ясап карадык. Мисал өчен, марафонда катнашучылар, оештыручылар, администраторлар өчен теркәү системасын ясарга кирәк иде, – ди Инсаф.

Беренче-икенче курста авыррак булса, соңрак уку бераз җиңеләйгән. Быелдан ук Инсафка программист булып эшләргә туры килмәячәк. Чөнки аны хәрби хезмәт көтә икән.

Техникумдагы имтиханда барысы да бик житди, нәкъ БДИдагы кебек! Үзең белән телефон, флэшка, шпаргалкалар алып керергә ярамый. Шуңа, имтихан башланыр алдыннан, укытучылары укучылардан бер кочак «мобильник » җыеп алды. Башка шәһәрләрдә имтиханга флэшка алып керүчеләр дә бар икән. Алар анда «София Ротару җырлары гына», дип әйтә. Баксаң, анда байлык – программист-студентлар өчен кирәкле булган бөтен мәгълүмат базасы була. Мондый очраклар кабатланмасын өчен бөтен студент флэшкаларын вакытлыча “саклау камерасына” тапшырды. Имтихан барышында студентларны видеокамера күзәтә. Әгәр берәр шпаргалка белән тотылсаң, бер укучыны гына түгел, ә бөтен техникум укучыларын имтиханнан куып чыгаралар икән.

Чистай кызы Алена Купцова да – бүген имтихан тапшыручылар арасында. Ул бик нык борчыла. «Бу имтихан мине, чыннан да, бик куркыта. Мин бик каушыйм. Җитмәсә, бөтен җирдә видеокамералар төшереп тора. Аны бөтен дөнья буйлап күрсәтәчәкләр», – ди Алена.



Студент кыз яхшы әзерләнгән. Мөстәкыйль рәвештә дә, экспертлар белән дә күнекмәләр уздырганнар. Техникумны уңышлы гына тәмамлагач, Алена КФУга программалаштыру юнәлеше буенча укырга керергә җыена. Сайлап алган профессиясенә тугъры калырга тели ул.

Эшне кемнәр тикшерә?


Студентларның эшен экспертлар тикшерә. Алар арасында башка уку йортлары укытучылары катнаша, эш белән тәэмин итүчеләр дә бар.

Быел теге яки бу компетенция буенча югары балл алган укучы Skills дип аталган паспорт ала. Анда студентның исем-фамилиясе, ул ия булган күнекмәләр языла.





Казан техникумында мондый демонстрацион имтихан пилот проекты буларак беренче тапкыр уздырыла. Казаннан кала, пилот проектында Санкт-Петербург, Мәскәү, Мурманск, Чиләбе шәһәрләре катнаша. Əмма былтыр мондый имтиханны теләкләре булган студентлар гына тапшырган. Ə быел бу чыгарылыш имтиханы буларак бирелә. Шуңа аны һәр студентка тапшыру мәҗбүри. Кемдер "Web-сайтларны эшләү", башкалар "Бизнес өчен IT-программалар" юнәлешен сайлаган.

– Əлеге имтихан техникумны тәмамлаган вакытта тапшырыла торган гадәти сынаудан нык аерыла. Чөнки WorldSkills стандартлары буенча булган имтиханда студентлар җитештерү сәнәгатендәге ситуацияне модельләштерә. Укучылар программа продуктының бөтен этапларын башкара. Системаны анализлау, мәгълүматлар базасын булдыру, программа төзү, аннары аны экспертларга тәкъдим итү – болар барысы да бүгенге имтиханның этаплары, – дип аңлатты безгә Санкт-Петербург дәүләт телекоммуникацияләр университеты укытучысы, "Бизнес өчен IT-программмалар" компетенциясе буенча сертификация алган эксперт Наталья Кривоносова.

Шунысын да әйтергә кирәк: бүген техникумның чыгарылыш курс студентларына – 19-20 яшь. 2019 елда Казанда узачак WorldSkills ярышларында аларның да катнашу мөмкинлеге бар. Чөнки әлеге ярышларда 22 яшькә кадәр студентлар катнашу хокукына ия.









Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев