Логотип Идель
Бу – тема!

ВГИК: ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ КӨТӘ

Булачак актерларны ВГИК көтә. Әйе, республикабыз яшьләренең бу институтка керергә уникаль шансы бар! Танылган продюсер, режиссер булырга теләүчеләр беренче чирканчык та алып өлгергән инде.

Татарстан яшьләре чиратсыз гына ВГИКка – Бөтенроссия дәүләт кинаматография институтына керә ала. Шул рәвешле алар максатчан рәвештә укырга керү программасында катнашкан. Быел Татарстанга 8 урын бирелгән булган.

Моңа кадәр имтиханны уздыру белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты шөгыльләнә иде. Быел бу эшне «Татаркино» оешмасына тапшырылган.

Татарстан яшьләрен ВГИКның кайсы белгечлекләренә сайлап алганнар?




– Элек укучылар әлеге конкурсны узгач, бернинди имтиханнарсыз ВГИКка кабул итәләр, дип уйлый иде. Тик бу алай түгел. Конкурсның таләпләре ВГИК критерийларына якын итеп ясадык. Бездә тапшырган имтиханнан тыш, Татарстанда конкурсны уңышлы узган егетләр-кызлар Мәскәүдә гомуми нигездә тагын бер кат сынау узачак, – ди «Татаркино» оешмасы белгече Ирина Ульянова.

Конкурс вакытында булачак режиссерлар автобиографиясен, тормыштагы берәр вакыйганы сөйләргә, үзләре төшергән фото, фильмнарны алып килергә тиеш булган. Икенче турда теоретик белемне тикшергәннәр, яшьләрнең нинди кон караулары белән кызыксынганнар. Быел операторлар белән генә эш пешмәгән. Ник дигәндә, сайлап алынганнар конкурсның икенче турында пәйда булмаган.

Татарстанлылар Мәскәүдәге конкурсны да максатчан урыннарга керүчеләр арасында узачак. Республикада узган имтиханнар ВГИКка керү өчен генераль репетиция, дип атарга мөмкин. ВГИКка кемнәр кергәнлеге июль ахырында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев