Бу – тема!
ВАКЫТНЫ ҮЗ-ҮЗЕҢ БЕЛӘН УЗДЫРУНЫҢ 45 ШӘП ЫСУЛЫ!
Ни дисәгез дә, вакытны үзеңә багышлау шәп инде ул. Вакытыңны үзеңә багышлау өчен ВАКЫТ табу тагын да шәп! Әнә шул вакытны тапсагыз, без аны нәрсәләргә багышлап булуы турында сөйлибез сезгә! Киттекме?
Вакытны үз-үзең белән уздыруның 45 шәп ысулы:
- табигатьтә йөрергә;
- тырнак буярга;
- яңа төрле ризык әзерләргә;
- китап укырга;
- ваннада ятарга;
- көндәлек тутырырга;
- белем бирә торган вебинар карарга;
- сине илһамландыра торган кеше белән интервью укырга;
- медитация белән шөгыльләнергә;
- бүлмәңне тәртипкә китерергә;
- массажга барып кайтырга;
- макияж ясатырга;
- спортның яңа төре белән шөгыльләнергә;
- үз авыл/шәһәрең буйлап сәяхәт итәргә;
- илһамландыра торган блоглар укырга;
- Youtubeта кызыклы видеолар карарга;
- битеңә маска ясарга;
- яңа альбом тыңларга;
- берәр комедия карарга;
- музейга барырга;
- якын кешеңә кулдан хат язарга;
- битеңә скраб сыларга;
- бик тәмле каһвә яки чәй алып эчәргә;
- яңа белемнәр үзләштерергә;
- өеңдәге кирәкмәгән әйберләрне кешеләргә бирергә яки ташларга;
- якын киләчәккә максатлар исемлеге төзергә;
- электрон почта тартмасын тәртипкә китерергә;
- үз резюмеңны булдырырга;
- киләчәгеңә хат язарга;
- дикцияне яхшырта торган күнегүләр эшләргә;
- берәр подкаст тыңларга;
- кинога барып кайтырга;
- үз бюджетыңны планлаштырырга;
- телефоныңа үзең өчен файдалы булган кушымталар йөкләтеп алырга;
- йоклап алырга;
- нәрсәләр белән туклануыңны анализларга;
- моңарчы булмаган берәр урынга барырга;
- рәсем ясарга;
- документаль фильм карарга;
- өйдә туңдырма ясарга;
- керләр юарга;
- теләкләр тактасы ясап эләргә;
- үзеңә прическа ясап карарга;
- бүлмәңә ремонт ясарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев