УРАЗА ҺӘМ ДӨРЕС ТУКЛАНУ: НӘРСӘЛӘРНЕ ИСТӘ ТОТАРГА КИРӘК?
Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез ураза тота. Бу айда алар начар гамәлләрне калдырып, хәерлеләрен генә башкарырга тырышалар. Шулай ук, иртә таңнан алып кояш батканчыга тикле ашамый-эчмичә йөрү җиңелләрдән түгел. Аның өчен физик яктан әзер булу мөһим. Бу нәрсә дигән сүз? Әйе, ураза тотар өчен, беренче чиратта, сәхәрдә һәм ифтарда дөрес тукланырга кирәк. Язмада дөрес туклануның берничә ысулын тәкъдим итәбез.
Мөмкин кадәр натураль ризык ашарга тырышыгыз, химия һәм эшкәртелгән продукт түгел. Һәм гомумән Рамазан аенда ураза тоту – ул организм өчен зур файда: күзәнәкнең яңаруына, холестеринның кимүенә, ашказанны чистартуга китерә.
Ашыйсы-эчәсе килү, кайвакытта көчсезлек хис итү куркыныч нәрсә түгел – бу табигый күренеш. Монда да Аллаһ Тәгаләнең зирәклеге күренә: кеше ризыкның кадерен белергә тиеш, ул аны ураза тоткан вакытта бик яхшы аңлый.
Ураза тотар өчен нәрсәләр белергә кирәк? Беренче, сәхәр һәм ифтар дигән төшенчәләр белән якынрак танышып китик.
Нәрсә ул сәхәр? Сәхәр – ул иртәнге намаз вакыты кергәнчегә кадәр ашап бетерү дигәнне аңлата. Ул сөннәт булып тора, ягъни пәйгамбәребез Мөхәммәд кылган гамәл. Коръәндә болай дип әйтелә:
«Актан кара җепне аера алганчы ашагыз һәм эчегез, аннан соң кичкә кадәр ураза тотыгыз» .(Сыер сүрәсе, 187 аять)
Ә нәрсә ул ифтар? Ифтар – кояш баткан вакыттан алып ашый башлау дигәнне аңлата.
Пәйгамбәребез "Финиклар, йә булмаса су белән авыз ачыгыз, чөнки алар тәнне чистарта " дип әйткән. (Абу Давыд, Әт-Тирмизи хәдисләреннән китерелгән).
Киңәш ителгән ризыклар исемлеге:
- Сезонлы яшелчәләр
- Туңдырылган яшелчәләр һәм үсемлекләр (борчак, кукуруз, фасоль)
- Туңдырылган җиләк-җимеш
- Глютенсыз ярмалар: карабодай, дөге, тары
- Чикләвекләр, орлыклар, шикәрсез урбеч
- Авыл йомыркалары
- Хәләл ит: сарык ите, индейка, каз ите, тавык һәи сыер ите
- Сөякле шулпа
- Бавыр, йөрәкләр, муеннар, бөерләр һәм үпкәләр, эчәкләр.
- Балык
- Сыер мае
- Сырлар
- Сезонлы җиләк-җимеш
- Финиклар
- Әз тозланган яшелчәләр
- Цикорий һәм җиләк-җимешле чәйләр
- Су
Сәламәтлек кризисы
Кайбер кешеләрнең дөрес туклана башлаганнан соң хроник авырулары активлаша, баш авыртуга зарланалар, хәлләре начарая, көчсезләнәләр. Шуңа күрә, уразага алдан әзерләнү бик мөһим! Ләкин шундый кризислар килеп чыкса нишләргә?
Нутрициолог Лилия Балтикова киңәше:
Кешенең организмы зәгыйфъләнә барган саен, вируслар һәм бактерияләр иммунитетны көчсезләндерә. Мондый кризислар, организм җитәрлек энергия җыеп, үзеннән вирусны этеп чыгара башлаганын күрсәтәләр. Патогеннар (гөмбәләр, бактерияләр, вируслар) кеше ач булганда үлә башлыйлар. Бер карасаң – бу бик яхшы, бактерияләр үлә бит. Ләкин, икенче яктан, начар – баш авырта, көчсезлек, хәл юк. Андый вакытта, авыз ачканда үз яныгызда кирәкле даруларны тотыгыз. «Алма пектины, Фитомуцил, Доктор Нептуно» дигәннәре бик булыша. Аларны барысын да табиб күрсәтмәләре буенча эчәргә кирәк.
Ифтар
Ашказанны авыр, майлы ризык белән тутырмау бик мөһим.
Берничә ысул:
1. Сөякле аш + бөер белән яшелчә салаты + йогурт + 2 уч җиләк
2. Яшелчәле аш + бөер белән яшелчәле салат зәйтүн мае һәм җиләкләр катнашы белән
3. Яшелчә салаты + кукуруз + ит + шулпа
4. Сөякле аш + яшелчәләр+ зәйтүн мае + зәйтүн үзе + пешкән тавык кисәге
5. Пешерелгән яшелчәләр + киви + пешкән йомырка + сыер мае.
6. Пешерелгән яшелчәләр + 1 уч чикләвек + пар да пешерелгән кальмар
7. Зәйтүн мае белән сөякле шулпа да пешкән яшелчәләр + индейка + 1 уч җиләк-җимеш
Сәхәр
Көчебез көн дәвамына җитсен өчен – аксымнар, майлар, туклыклы ризыклар вакыты.
Берничә ысул:
1. Ярма + яшелчәләр + аксымнар
2. Сөякле шулпа + пешерелгән яшелчәләр + чикләвекләр + лобио
3. Яшелчәләр + пешерелгән ит /балык + ярмалар
4. Яшелчәләр белән омлет + киви + аксымнар
5. Йогурт + җиләк-җимеш
Әгәр дә бик үк ашыйсы килмәсә, билгеле, үзеңне көчләп ашата алмыйсың. Ләкин, әгәр дә сез ябыгырга теләп, сәхәргә бары тик алма гына ашасагыз, организмга аксымнар, витаминнар җитмәү сәбәпле, уразаның ахырында, үзегезне көчсез хис итәргә мөмкинсез.
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора. Ләкин күпләр ураза тотканда дөрес туклануны читкә этәрәләр: «Мондый вакытта күп ашарга, сайланып тормаска кирәк» – диләр. Әмма, барыбер, арабызда уразада дөрес туклану режимын алып баручылар бар һәм алар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Мәрьям Шакирова, 20 яшь, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте:
– Мин уразаны 14 яшьтән тота башладым. Баштарак, чыннан да, куркытты. Сайланмыйча, бөтенесен дә ашый идем. Шуңа күрә, һәр көн диярлек ашказаны белән проблемалар була иде . Шуннан соң үземне кулга алып, куркаклыгымны җиңеп, дөрес туклана башладым. Хәзер инде уразалар җиңел үтә, бары тик башлап кына җибәрергә кирәк булган.
Гөлзидә Хәялиева, 19 яшь, КФУ студенты:
– Ураза тота башлавыма 4 ел. Шундый зур эшкә керешер алдыннан, бу темага кагылышлы мәкаләләр, китаплар укыдым, белгечләрдән «ничегрәк дөрес итеп тотарга» дип сораштырдым һәм дөрес туклану ысулына тап булдым. Башта кыенрак иде. Ләкин хәзер барысы да әйбәт, организмым чыныкты.
Адилә Шәмсетдинова, 19 яшь, студент:
– 17 яшемнән ураза тота башладым, параллель рәвештә дөрес туклануны алып бардым. Шуннан соң, эчке әгъзәләрем нормага килде. Аңа кадәр йөрәк, ашказан белән проблемалар булса, хәзер алар борчымый.
Әлфия ШАҺИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев