«УРАМ»ДА ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Кичә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанның иң зур паркларының берсе булган «УРАМ» экстрим паркында бәйрәм гөрләп узды. Монда булган кызыклы чаралар белән сезне дә таныштырып китәбез.
Балаларның күңелен күрү өчен бәйрәмдә бөтен әйбер дә бар иде: куяннар белән фотозона, брелоклар ясау буенча мастер-класс, өстәл уеннары, мең төрле ашау урыны, дискотека һ.б.
Чараның башыннан ахырына кадәр кечкенә малай һәм кызлар сәхнәдә брейк-данс буенча баттл куйдылар. Кулларында, башларында оста итеп әйләнүче балаларны карарга бөтен УРАМ парк җыелган иде.

Хәзерге вакытта трендта булган Сrumble Cookies печеньесын ясау буенча тулы бер мастер-класс оештырылган иде. Монда син әлеге печеньены тулысынча үзен ясыйсың. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган ризыкны куана-куана ашадылар.


Малайлар өчен мототехникада йөрүнең ачык дәресләре күрсәтелде. Алар анда махсус кием һәм шлем киеп, инструктор ярдәмендә мотоциклда йөрергә өйрәнделәр.

Ахырдан исә бөтен кешенең иң зарыгып көткән чарасы – «БиЮ» дискотекасы узды. Монда балалар әти-әниләре белән заманча музыкага рәхәтләнеп биеде, күңел ачты.
Урам-паркка балалар өчен мондый шәп бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев