УКЫТУЧЫМА РӘХМӘТ!
Укытучым, остазым, юл күрсәтүчем! Сез минем тормышымда, балачагымнан яшьлек мәленә чыгып барганымда очраган иң якын кешеләремнең берсе булдыгыз. Бүген Сезнең иң зур бәйрәмнәрегезнең берсе. Нинди җылы сүзләр, теләкләр әйтсәм дә җитмәс шикелле. Тик шулай да, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, Сезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Иң зур бүләк ул – укучыңның сиңа булган хөрмәтедер...
Сүзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Ирина Риф кызы турында. Әйе, без аның белән башлангыч сыйныфтан ук түгел, хәтта урта сыйныфларда да түгел, ә бары 10-11 нче сыйныфта укыганда гына таныштык. Мин үзем авыл мәктәбендә 9 сыйныф укыганнан соң район мәктәбенә 10-11 нче сыйныфны укырга килдем. Ирина Риф кызы белән безне, белмим, нәрсә шул тикле бәйли алгандыр, без беренче дәрестән үк уку елына максатлар, план төзеп куйдык. Бу сүзләр бик гади яңгырый кебек, тик бер дә алай түгел. Алар эчендә еллар, айлар буена көенечтән дә, сөенечтән дә булган күз яшьләре яшеренгән...
Мин авыл баласы – авылны, туган телемне, халкымны өзелеп яратам, ләкин бу ярату гына аз булган икән. Укытучым газиз туган җиремә тагын да ныграк хөрмәт хисе уятты миндә. Уртак көч, тырышлык, максат белән без бик күп югары үрләргә ирештек. Халыкара олимпиадада ике әл дәвамында призлы урын яуладык, бу минем өчен бик зур дәрәҗә! Татар теле, татар әдәбиятыннан олимпиадалар укытучымның күңеленә, ышанычына юл ачты. Мин дөньяда чын-чынлап «бер-береңә ышану, этәргеч булу, авырлыклар килүгә карамастан бирешмәү» дигән сүзләргә башка яктан карый башладым.
Укытучым мине олимпиадаларга, ярышларга түгел, ә тормыш көрәшенә әзерләде. Ул миндә өмет, ышаныч, тырышлык һәм җиңүләр күрде. Укучыңда бу сыйфатларны күрү барлык укытучыларга да бирелмидер, әлеге сыйфатларны табарга, эшкә җигәргә дә кирәк. Ә ул, минем остазым, кайчак сердәшчем дә, барысын да бер җылы карашы, назлы тавышы, сабыр йөзе белән сиздерми генә эшли иде. Мин боларны мәктәпне тәмамлап чыгып киткәч кенә аңладым, тик укытучыма карата булган ярату минем беренче дәрестән үк башланган иде, ул ярату һаман да миндә, күңелем һаман да аның дәресенә, аның киңәшенә талпына.
Ирина Риф кызы, минем Сезгә әйтер сүзләрем, рәхмәтләрем бик күп. Мин өйгә кайтмыйча иртә-кичен, көндезен Сезнең белән үткәргән вакытка рәхмәтле. Кайвакыт газиз әнкәм дә әйтә иде: «Кызым, икенче әниеңә әверелде инде укытучың, бигрәк килешеп, җан биреп эшлисез, җиңүләргә омтыласыз». Әниемнең бу сүзләреннән соң остазыма ышанычым тагы да арта иде. Укучының гына ышанычы аз ул, ә менә укытучы үз баласыдай күреп, син дип янып торганда бөтенләй башка. Әйе, бала укыйм дип торганда гына укытырга рәхәт диләр, тик аның шикелле укытучы сиңа зур өметләр баглаганда аның ышанычын акламау мөмкин түгел.
Укытучым, минем Сезгә биргән белемегез, сабырлыгыгыз, киңәшләрегез өчен рәхмәт әйтәсем, бу сүзләрне бар дөньяга җиткерәсем килә!
Укытучы ул – мәктәп тормышы гына түгел, укытучы ул – киләчәк, бүгенгесе көндә дә терәк. Минем бу сүзләрдә бер шигем дә юк. Мин моңа инандым. Ни өчен дигәндә, Ирина Риф кызы минем тормышымдагы коточкыч зур югалтуда, бертуганымның хәрби операциядә вафат булган чагында да янымда булды. Укытучым янымда булганда абыем алгы сызыктан шалтырата иде, ә ул сабыр гына, мине бүлдермичә абыем белән сөйләшкәнне көтә иде, гүя ул сеңел-абый мөнәсәбәтен, бу сөйләшүнең сагынуга, көтүгә, ышанычка төрелгән икәнен миннән ныграк аңлый иде... Бу кара кайгыдан соң аякка басып, без олимпиадаларга әзерләндек һәм җиңү яуладык!
Бу безнең мәктәп чорындагы соңгы җиңүебез булса да, тормышта әле соңгысы булмасын иде, укытучым. Никадәр авыр булса да, күпме генә киртәләр булса да, нинди генә сынау булса да, Сез мине алга барырга, бирешмәскә өйрәттегез! Бу – Сездән алган иң кадерле, иң озын, гомергә истә калырлык дәрес.
Сер бирмәдек сынауларда,
Искә алсак – күңел тулыр...
Сыгылмам, сынмам кырауларда,
Сез биргән иң кадерле дәрес
Соңгы сулышта да истә булыр!
Укытучы һөнәре, бәхәссез, сезнеке! Башкача мөмкин түгел. Шушы җиңел булмаган хезмәтегездә мин Сезгә бары тик уңышлар, тырыш укучылар, күп җиңүләр телим. Дәресләрегездә һәр бала күзегезгә карап, белем алып, ышанып, яшәешкә, алдагы тормышка көч, сүнмәс ялкын, өмет тупласын. Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын! Сез бу көнне чиксез рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре ишетергә тиешсез, Сез моңа лаек!
Сезне яратып, сагынып, хөрмәт итеп үзе шаян, үзе нечкә күңелле укучыгыз – Энҗе Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
27 сентября 2025 - 14:16
«РЕАКТОР» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ҮЗЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘ!
-
26 сентября 2025 - 10:18
«ДӘҮ ӘНИ-ДӘҮ ӘТИ КӨНЕ» РЕСПУБЛИКА АКЦИЯСЕ
Нет комментариев