Бу – тема!
УКЫДЫК БЕЗ МӘДРӘСӘДӘ...
Ничек итеп укуны продуктив итәргә?
1. Юк-бар белән шөгыльләнмә.
Нәрсә генә эшләсәң дә, бу киңәшне гел истә тоту зарур. Мисал итеп, Интернетка ни дә булса эзләргә кереп китеп, дөньяыңны онытып утыруны китерергә мөмкин.
2. Бөтен эшкә берьюлы алынма.
Мисал өчен, син инглиз телен тирәнтен өйрәнерә карар кылдың ди. Шунда ук әллә ничә курса язылу, күп итеп дәреслек-китап салып алу мәҗбүри түгел! Бер эшне эшлә, тик яхшы итеп эшлә.
3. Көн тәртибеңне рәткә керт.
Уку өчен аерым вакыт билгелә. Бу гадәт укыган әйбернең истә калуы өчен дә (баш мие берүк вакытта мәгъмүмат алуга ияләшә), үзеңне дисциплинада тоту өчен дә бик кирәк.
4. Белем алырга өйрән.
Яңа материал үзләштергәндә логик яктан гына түгел, иҗади яктан да якын кил.
5. Авыр, дип бирешмәскә.
Теләсә кайсы темада син белгән нәрсәләр бар, шуңа күрә материалны өйрәнә генә башлаганда сиңа җиңел булачак, урманга эчкәрәк кергән саен караңгырак. Аңламаган тема очрый икән, бу аны сикертергә дигән сүз түгел. Аны үзләштермичә, юлны дәвам итү мөмкин булмаячак.
6. Язып бар.
Язылмаган әйбер истә калмый.
7. Башкаларга сөйлә.
Өйрәнгән әйбереңне практикада кулланып карамасаң, ул бик тиз онытылыр. Мисал өчен, үз-үеңә яки башка бер кешегә сөйләп карарга, тагын да шәбе – өйрәтеп карарга мөмкин.
8. Төрле яклап үсәргә, камилләшергә тырыш.
Белгәннәр белән генә тукталып калма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев