УКУЧЫ ТИПЛАРЫ: КАЙСЫ УКУЧЫГА НИЧЕК БЕЛЕМ АЛЫРГА?
Укучыларның да төрләре була икән. Бер укучы укый алган методлар буенча икенчесе укый алмаска да мөмкин. Укытучылар һәм укучылар өчен кызыклы язма.
ВИЗУАЛЬ УКУЧЫ
Мондый укучы белемне күреп кабул итә. Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак мәкале нәкъ менә алар турында. Нәрсәләр киңәш ителә?
– Материалны конспектлау;
– Төрле язмалар калдыру өчен үзең белән блокнот йөртү;
– Мөһим моментларны билгеләү өчен маркерлар куллану;
– Мәгълүматны диаграмма, график, таблица формасында кабул итү;
– Буш вакытта лекцияләрне күчереп язу. Чиста, пөхтә конспектлар – уңышның нигезе.
АУДИАЛЬ УКУЧЫ
Аудиаль укучы мәгълүматны ишетеп яхшы кабул итә. Нәрсәләр киңәш ителә?
– Дәресләр вакытында диктофон куллану, аннан әлеге язмаларны тагын бер кат тыңлап чыгу;
– Язганнарны кычкырып уку;
– Мәгълүматны төрле ассоциацияләр ярдәмендә истә калдыру;
– Өйрәнгән әйберне башкаларга сөйләп карау.
КИНЕСТЕТИК УКУЧЫ
Мондый укучылар мәгълүматны эш, хәрәкәт аша яхшырак кабул итә. Нәрсәләр киңәш ителә?
– Укыган вакытта нәрсә дә булса эшләү. Мәсәлән, лекция тыңлый-тыңлый урамда йөрү, спорт белән шөгыльләнү;
– Материал өйрәнгәндә бүлдерми торган музыка тыңлау;
– Әйләнә-тирәне үзгәртегез.Эш арасында тәнәфесләр ясау;
– Нәрсә дә булса өйрәнгәндә аяк селкетү яки бармаклар белән өстәлгә суккаулау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев