Логотип Идель
Бу – тема!

УКУ ҺӘМ КҮҢЕЛ АЧУ ӨЧЕН ТОП-5 ФАЙДАЛЫ КУШЫМТАЛАР

Яшүсмерләр, тормышыгызны җиңелрәк, кызыклырак һәм продуктиврак итәргә телисезме? Без сезгә уку, күңел ачу һәм көндәлек тормышта ярдәм итә торган 5 шәп кушымтаны тупладык.

1. Уку һәм режимны оештыру өчен: Notion

Notion – теләсә нинди ихтыяҗларыгыз өчен көйләп була торган универсаль эш пространствосы. Монда заметкалар язарга, проектлар планлаштырырга, башкарасы эш исемлекләрен алып барырга, мәгълүматлар базасы булдырырга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин.

Notion күпфункцияле: бер урында – язмалар, планнар, календарьлар, исемлекләр. Аны теләсә нинди эшкә көйләп була. Үз проектлары белән уртаклашу һәм командада эшләү мөмкинлеге бар. Синхронлаштыру, ягъни нинди генә телефон яки компьютердан керсәгез дә, сезнең мәгълүматлар сакланып кала. Киң мөмкинлекләре булган бушлай тариф.

Барысын да контрольдә тотарга теләүчеләр өчен туры килә.  

Киңәш: әзер шаблоннарны файдаланудан башлагыз, бераз ияләнгәч үзегез экспериментлар ясап, яңа пространство төзи  аласыз.

2. Илһам чыганагы һәм иҗат: Pinterest

Pinterest – визуаль мәгълүмат эзләү һәм идеяләр белән бүлешү платформасы. Монда уку, иҗат, мода, дизайн һәм күңелегез теләгән бөтен нәрсә өчен муза һәм идеяләр табарга мөмкин.

Гаять зур сурәтләү коллекциясе: теләсә кайсы темага миллионнарча рәсемнәр, эзләү җиңеллеге. Идеяне үз тактаңа саклап калу мөмкинлеге, яңа идеяләр чыганагы.

Бу кушымта визуаль контент яратучылар өчен шәп.

Киңәш: үзегезгә кызык булган кулланучыларга язылып куегыз, үз тактагызны төзегез һәм ошаган идеяләр югалтмас өчен саклап барыгыз. Вакыт-вакыт аларны карап, актуаль булмаганнарын чистартып барыгыз.

3. Телләр өйрәнү өчен: Duolingo

Duolingo  – чит телләрне уен формасында өйрәнү өчен популяр кушымта. Ул сезгә грамматиканы, сүз запасын һәм әйтелешне үзләштерергә ярдәм итә торган интерактив дәресләр, күнегүләр һәм тестлар тәкъдим итә.

Уен форматында булуы мавыктыргыч. Күп кенә телләр бушлай форматта. Шулай ук уңайлы интерфейс. Мотивация дә бирә: дәрес барлыгын искә төшерү, бүләкләр һәм рейтинглар.

Яңа тел өйрәнергә яки үз белемнәрен яхшыртырга теләүчеләр өчен әйбәт вариант.

Киңәш: бер максат куеп, иң мөһиме, даими шөгыльләнегез.

4.Ял итү өчен: Calm

Calm – медитация, релаксация һәм тәмләп йоклау өчен уңайлы кушымта. Ул сезгә стресстан котылу, йокыны яхшырту һәм концентрацияне арттыруда ярдәм итә торган төрле медитатив практика, табигать тавышлары, әкиятләр һәм башка инструментлар тәкъдим итә.

Монда сез медитатив күнегүләр төрлелеге, ял итү өчен тыныч, рәхәт авазлар, йокыга китү өчен кызыклы тарихлар, борчу һәм киеренкелекне киметү өчен инструментлар таба аласыз.

Медитация ясарга, үз йокы сыйфатын яхшыртырга теләүчеләр өчен идеаль туры килә.

Киңәш: кыска медитацияләрдән башлагыз һәм аларның дәвамлылыгын әкренләп арттырыгыз.

5. Күңел ачу һәм аралашу өчен: Discord

Discord – ул аралашу өчен популяр платформа, серверлар ясарга, текст һәм тавыш чатларында аралашырга, шулай ук стримнар үткәрергә һәм контент белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Әлеге кушымтада бушлай функционал, уңайлы интерфейс, гомуми һәм шәхси чатларда тавыш белән дә язышу мөмкинлеге бар. Уеннар, фильмнар карау өчен дә туры килә.

Фикердәшләр табарга һәм стримнарда катнашырга теләүчеләр өчен идеаль туры килә.

Киңәш: дуслар белән аралашу өчен үз серверларыгызны төзегез.

 

Бу 5 кушымта –технологияләр дөньясының бер өлеше генә. Нәкъ менә сезгә туры килгәнен эзләгез, үз тормышыгызны җиңелрәк, кызыклырак һәм продуктиврак итү өчен кушымталар кулланыгыз! Тәүлек буе кулда торган телефонны файдалы итеп тә җигеп була бит.

 

фотосурәт: «freepic.com»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев