Логотип Идель
Бу – тема!

ТУЛАЙ ТОРАК ШУЛПАСЫ: КЕМ ПЕШЕРӘ ГЕНӘ БАШЛАГАН, КЕМ АШАП ТУЙГАН

Мәктәптә укыганда, мөстәкыйль тормышның нәрсә икәнен чамалап бетермибез әле без. Әни пешергәнне ашап, әти-әни әйткәнне эшләп көн күрәбез. Әмма мәктәп еллары да гомерлек түгел бит, кайчан да булса туган ояны калдырып чыгып китәргә туры киләчәк.

Баланы читкә җибәрү шатлыклы да, көенечле дә вакыйга, әти-әниләр ул-кызларын мөмкин кадәр яхшырак урынга урнаштырырга һәм уңайлырак җирдә яшәтергә тырыша. Хәленнән килгәнчә, билгеле.

Тулай торак тормышын сайларгамы, әллә мөстәкыйль булып, аерым фатир “снимать” итәргәме? Гамлетның төшенә дә кермәгән сораулар белән яна хәзер булачак студентлар! Нишләргә? Аерым фатир кесәң калын булса гына эләгә, тулай торак тормышыннан күпләр шүрли... Ә шулай да әти-әниләр еш кына “эх, безнең заманда кызык иде, рәхәт иде”, - дияргә ярата. Аннары, “общага”да яшәп карамаган студентны, гомумән, чын студент дип атамыйлар да бит! Имеш-мимешләргә нокта куярга теләп, тулай торак шулпасын шактый “эчкән” кичә-бүгенге студентлар белән әңгәмә корып алдым әле.

“УНИВЕРСИАДА АВЫЛЫНДА ЯШӘСӘҢ, УРАМДА ТӨН КУНМАЯЧАКСЫҢ!”


КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2нче курсында белем алучы Алсу Гәрәева студентлар өчен “престижный” саналган Универсиада Авылында яши. Әлеге тулай торакның никадәр текә булуын искәртеп узарга кирәкме икән? Үз бүлмәң, шунда ук юыну бүлмәсе, бәдрәф! Элеккеге студентларның төшенә генә кергән уңайлыклар бар биредә. “Общага” сүзен Универсиада Авылына атап кулланасы да килми. Алсу үзе дә тулай торагын мактап туя алмый: “Ыгы-зыгылы студент тормышы тулай торакка урнашкан көннән үк башланып китте. Әле дә исемдә: 202нче ишек артында безне искиткеч бүлмә каршы алды! – ди ул. – Тулай торакта яшәгән кеше генә биредә нинди күңелле тормыш барганын раслый ала!”

Универсиада Авылында тору бәясен дә “чүп” диләр. Чыннан да шулай килеп чыга: бер уку елына 5 мең сум һәм ел башында электр өчен 2-3 мең чамасы түлисе икән.

Вахтерлар белән дә мөнәсәбәтләр яхшы Алсуның. Биредә бер кагыйдә бар: үзең елмаеп, ачык сөйләшсәң, алар ягыннан бер дә начар караш булмый.

“Дөрес, төрлесе бар, кайсылары әллә каян ук синең белән исәнләшә, хәлләреңне сораша, кайберләре биргән сәламеңне дә алмыйча дәшми утыра”, дип искәртә студент кыз. Вахтерларның соң кайтсаң, кертми торган гадәтләре бардыр, дигәнгә, Алсу: “Соңарып кайтсаң да, урамда калдырмыйлар, бикләгән ишекне ачып, кертеп җибәрә алар”, ди. Димәк, булачак студент, “ДУ” да яшәсәң, урамда төн кунмассың!

Ач студент – явыз студент, диләрме әле? “Общага”да торсаң югын бар, барын уртак итеп тамак ялгаулар гадәткә кергән. Алсу да бу сүзләр белән килешә: “Кызлар белән бүлешеп, тәмнүшкәләр пешереп, бергәләп чәйләр эчәбез. Чын студентларча бәрәңге дә кыздырабыз инде. Әмма аның белән генә чикләнмибез. Күпләрнең безгә исе китә: бәлеш, өчпочмак кебек камыр ризыкларын да пешерәбез бит!”

“ЧӘЙНЕК АРКАСЫНДА ӨЧЕНЧЕ ЭТАЖНЫ ҖЫЕШТЫРГА ТУРЫ КИЛДЕ”


Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә укучы Диләфрүз Гарифуллина икенче “общага” алыштыра инде. Хәзер ул да, Алсу кебек, Универсиада авылында яши. “Мин әлегә кадәр бөтенләй башка уку йортында һәм башка тулай торакта тордым, - дип аңлата Диләфрүз. – Элеккеге “общага”да душ белән кухня этажга бер иде! Шуңа да Универсиада авылының уңайлыкларын күргәч “аһ” иттем, караватка утыру белән елап җибәрдем. Торган урыныбыз бер бүлмәле чын фатирга тиң!”

Яңа урыннан кәнәгать студент кыз. Ә менә иске “общага”сы хакында шаккатып сөйли ул. “Казан дәүләт аграр университетының тулай торагында яшәдем. Чагыштырсаң, җир белән күк арасы инде! Душ – 5 этажга берәү (малайларга да, кызларга да шул бер!), кухня белән дә шул ук могҗиза. Әлеге тулай торакта минем әнием үзе студент вакытта яшәгән. 25 ел элек! Әни бүлмәбезне карарга килгәч тә : “Монда бер ни үзгәрмәгән ич!” диде”.

Электр җайланмалары куллану биредә ярамый торган эшләр рәтенә керә. “Обход” вакытында комендант электр чәйнеген күрсә... бетте баш! Чәйнегеңне башка күрмисең дигән сүз. “Без электр чәйнеге булган бәхетле студентлар идек, - ди Диләфрүз. – Шулай бервакыт чәйнек кайнаганны көтеп утырабыз. Ишек шакыйлар. Комендант! Нишләргә? Иңнәре киң булган арабыздан беребез торып басып, чәйнегебезне комендант карашыннан яшереп маташа. Ә ул аның аркылы башын сузып карый, “Нәрсә яшерәсез анда?” дип сорый. Күрде күрүен, әмма чәйнек бездә калды. Бары тик өченче катны җыештыру белән генә чикләндек!”


“ВАХТЕРГА “МАГНИТ” НАКЛЕЙКАСЫ ТАШЫЙБЫЗ”


КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында 3нче елын укучы Алмаз Билалов шулай ук ике тулай торак алыштырган студент. Ике ел Универсиада авылында торган ул, хәзер Пушкин урамында урнашкан тулай торакка күчкән. ДУны да, хәзерге “общага”сын да мактый Алмаз:

- Ике тулай торакта да һәрвакыт кайнар су булыр. Башка җирдә бу “роскошь” бар кешегә дә эләкми бит. Моңа өстәп яхшы ремонт. Пушкин урамындагы тулай торакта әле ДУга караганда да шәбрәк ремонт, дип әйтер идем. ДУ да ике ел торып, тәрәзәдәге жалюзиларга карап, күзем туйган иде. Хәзерге торган җиремдә матур челтәрләр эленеп тора, өйдәге сыман.

Пушкин урамындагы тулай торакта торуның тагын бер зур “плюсы” – шәһәр үзәгендә урнашуы. Транспорт чыгымнары юк дәрәҗәдә, димәк. Алмазның тренажер залы да, Лобачевский китапханәсе дә кул сузымында гына.

Тискәре якларына килгәндә, Пушкин урамындагы тулай торакта лифт юк. Алмаз үзе 6нчы катта тора. Бер көнгә 24 этаж менгән кебек була икән. “10нчы этажда яшәүчеләр нишли икән?” дип уйга калды студент егет. Шулай ук суыткычлары юк.

Тулай торакта яшәүнең “минус”лары арасына еш кына тавыш, пешергән ризыкларны урлаш, сугыш кебек нәрсәләрне кертәләр. Әлеге сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен Алмаз да раслый. “3 ел “общага”да яшәп әле андый очракларга эләккәнем дә, күргәнем дә булмады” , дип искәртә ул.

Алмаз вахтерлар белән мөнәсәбе хакында да әйтеп үтте:

- Вахтерлар, нишләптер, ягымлылар! Башың авыртса – парацетамол бирәләр, авылдан ит алып килсәң, үзләренең суыткычларына куеп торырга рөхсәт бар. Бер вахтерыбыз “Магнит” кибетенең наклейкаларын җыя, кергән һәркемнең пакетына күз салып утыра ул. “Магнит” пакеты булса, наклейкалар сорый башлый. Бөтен кеше аңа наклейка ташый. Шулай җыя-җыя алты “Fissler” маркалы пычакка ия булды. Үземнең дә аңа 8-10 наклейка биргәнем бар.

“БЕР АТНА АЧ ЯШӘДЕМ”


Хәзерге көндә журналист булып эшләүче Фәнзилә Мостафинаның студент еллары кабатланмас бер мизгел булып хәтерендә калган. Ул: “Һәркем бер ел гына булса да тулай торакта яшәп карарга тиеш!” дигән фикердә. “Общага” – чын тормыш мәктәбе була Арча кызы Фәнзилә өчен.

Аңа иң беренчеләрдән булып 2010 елда яңа төзелеп, кулланылышка тапшырылган Универсиада авылында яшәргә бәхет елмая. Яшәү өчен айга 70 сум түлисе. Шуңа өстәп электр чыгымнары да. Бар әйбер дә яңа, юк нәрсә юк! Әмма кагыйдәләр дә “яңа” була, билгеле. Тикшерүләр, “обход” дигән нәрсәләр күп оештырыла ул вакытта. Тәртип бозган өчен синең исемнән өч аңлатма язылса, җылы урын белән хушлашсаң да була. Фәнзиләгә дә әлеге хушлашу актларының икесен язарга туры килә. Беренче очракта ашарга пешереп караганы өчен. “Дөге пешерергә уйладым, кайнарга сөт куйдым,- дип искә ала Фәнзилә ул чакларны. - Сөтнең ташый торган гадәте барлыгын белми идем. Мин бер минутка эшемнән бүленеп алган арада, сөт ташырга да өлгергән. Билгеле, түшәмдәге датчиклар моны сизеп алды. Вахтер апа менеп җитте, аңлатма язарга туры килде”. Икенче аңлатма язуына тагын шул янгын датчигы сәбәп була. Фәнзиләгә салкын тия һәм бүлмәдәш кызы, ярдәм итү максатыннан, үлән чәе белән терелтергә уйлый аны. Плитәгә үләнле чәен куйган да, чыгып киткән бу. Янгын датчигы үз эшен “эшли”, кызлар бүлмәгә чабышып керә, ә чәй ташып утыра! Вахтер да озак көттерми үзен, менеп җитә дә, хәлне аңлатуны таләп итә. Бу очракта да Фәнзилә гаепне үз өстенә ала.

Юкны бар, барын уртак итүне Фәнзилә һәм бүлмәдәшләре үрнәгендә күрсәтеп була. “Атна саен авылга кайта идек, авылдан тәмлүшкәләр төяп җибәрәләр... Тулы сумкалар Арчадан, Чаллыдан, Әлмәттән, Балык Бистәсеннән “килә”. Якшәмбе авылдан килгән сыйлар өстәлгә менеп утыра, барыбыз җыелабыз, чәй эчәбез, җырлашып та алабыз. Тамак тук, рәхәт! Ятып йоклыйбыз аннары. Ә икенче көнгә торгач карыйсың... тәм-томнардан җилләр искән. Авылдан алып килгән ризыклар күп дигәндә сишәмбегә кадәр генә җитә иде” дип искә ала Фәнзилә студент елларын. Гел-гел бәлеш, өчпомак кына ашап тормаган ул, әлбәттә. Бер атна буе ач торган очрак та була. Җәй аенда аны Универсиада авылыннан 3нче тулай торакка күчереп торалар. Шул күчкән мәлдә, атна азагында авылына кайтмый кала Фәнзилә. Өйгә кайтмагач, акча да юк дигән сүз. “Юлга гына калган иде акчам,- ди әңгәмәдәшем. – Ашарга берни калмаган чак. Кибеттән ярты ипи алып кердем, 7 сумлык булгандыр ул. Иртән тоз сибеп бер телем ипи белән тамак ялгый идем. “Шәһри Казан” газетасында практика үтеп йөргән чагым, редакциядә пакеттагы чәйләр тора иде, шуны эчеп, ә өйгә кайтканда кибеттән иң арзанлы салат алып тамак туйдырып яшәдем мин. Акчам бетте. Бер танышым кайчандыр миннән әҗәткә 50 сум алып торган иде, кирәк бит ә, мин “хәзер авылга ничек кайтырга инде” дип баш ватканда бүлмәгә килеп керде һәм әҗәтен кайтарды! Ул акчага сөенгәннәрем!”

“АЕРЫМ ФАТИРДА ЯШӘҮ ТУЛАЙ ТОРАК ТОРМЫШЫННАН КИМ БУЛМАДЫ”


Ә менә Вконтактеда шактый популяр булган “КЫЗЫК-МЫЗЫК” төркемен булдыручы, рэп укучы Илназ Габидуллинның студент еллары гел курсташларына кызыгып узган. КГЭУда укыган чакта аңа тулай торакта тору насыйп булмаган шул. “Курсташларым барысы да тулай торакта яшәде, гел бергә-бергә аралашып, лаборатор эшләрен дә бергә эшли иде алар. Әмма, фатирда торсам да, тулай торак кебек булды ул: бер бүлмәле фатирда 4-5 кеше яшәдек”, - дип искә ала Илназ. “Общага” тузанын иснәмәгән студент чын студент түгел бит, дигәнгә аның үз фикере: “Бер яктан килешәм дә, юк та. Ни өченме? Ә чөнки миңа тулай торакта яшәүчеләргә караганда кыенрак туры килде: фатирга түләргә акча эшлисе булды”.

Бүгенге студентлар укуга җиңелрәк, гадирәк карыйлар, дип уйлый видеоблогер:

- Алар “әйдә, булыр әле” дип кенә яши кебек.

“ЗИНИРАНЫ ҮЗЕМ УРЫНЫНА ДУШ КЕРЕРГӘ ҖИБӘРДЕМ”


Тулай торак тормышка гына өйрәтми ул, тормыш иптәшен сайларга да ярдәм итә! Әнә, җырчы Ризат абый Рамазанов хатыны Зинира апаны “общага”да очрата. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты тулай торагы аларны мәхәббәт җепләре белән бәйли. Хәтта ки дефицит булып саналган юыну бүлмәсенә чиратсыз, егетләр өчен каралган көнне үзе душ кермичә, Зинира апаны кертә торган була ул! Мәхәббәт өчен нинди корбаннарга да риза бит кешеләр, әй!

- Авыл баласы шәһәргә килгәч, әлбәттә, куркып кала, әллә ничек бит. Әмма алда яңа тормыш, яңа аралашулар, яңа танышулар – менә шунысы ошый иде миңа, - дип искә ала Ризат абый. – Мин яхшы егетләр белән тордым, тулай торак тормышын алар аңлатты, дус булдык. Тулай торагыбызда уңайлыклар да ярыйсы иде. Душыбыз бер генә булды, шунысы читенрәк иде, билгеле. Дүшәнбе, чәршәмбе, җомга – егетләр көне. Кухнясы аерым бер бүлмә булып җиһазландырылган, камералар да безне “күзәтә”. Вахтерлар белән дә мөнәсәбәтләр яхшы иде. Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләдем бит, җырчы булгач, төнлә дә кайтылган чаклар булды. Мин тәрәзәгә шакый идем, 50 сум акча төртеп тулай торакка керә идем.

Җырчы: “Зур тормышка аяк басу тулай торак бусагасыннан башлана!” дигән фикердә. Егет кеше армиягә барырга мәҗбүр булган кебек, һәр студент та “общага” шулпасыннан “авыз итәргә” тиеш.

“ХАЛЯВА” ЧАКЫРАСЫЛАР АЛДА ӘЛЕ




Студент тормышы кызыклы вакыйгаларга бай инде ул. Әңгәмәдәшләрем дә моны раслады. Кайда гына торсаң да, тормыш алдыңа китереп куйган һәрбер сынауны җиңеп чыгарга кирәк. Моңа өйрәнергә кирәк! Ә тулай торак моңа өйрәтә дә. Безнең дә “халява” тотасылар, төн йокламый имтихан-зачетка әзерләнүләр, туган йорттагы әни ашларын сагынасылар алда бит!

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев