Бу – тема!
“ТУКАЙ ЮЛЫ” БУЙЛАП
Иртәгә, 29 июнь көнне “Тукай юлы” дип исемләнгән проект башланып китәчәк. Әлеге проектта катнашучылар җәяү, велосипед һәм атларда сәяхәт итәчәк.
Сәяхәт Арчаның тимер юл вокзалында иртәнге 10да башланып китә. Ачылыш тантанасыннан соң бар кеше дә Түбән Мәтәскәгә юл тота, аннан алар Түбән Мәтәскә-Мөндеш-Иске Кырлай-Яңа Иябаш-Яңа Кырлай маршруты буенча хәрәкәт итәргә ниятләнә. Бу юлның озынлыгы 21 чакрымга сузыла. Кичен сәяхәтчеләрне автобусларда кире Арчага алып кайту көтелә.
Тукай эзләре буйлап йөрү, табигатькә карап хозурланудан тыш, катнашучыларны кызыклы программа, татар халык ашлары белән сыйлану да көтә. Шулай ук маршрут дәвамында туктап ял итү өчен дә махсус урыннар әзерләнгән.
Чараны оештыручыларның берсе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтүенчә, проектның максатларының берсе булып татар телен саклауга өлеш кертү тора.
- Бәлки, нәкъ менә “Тукай юлы” аша татар авылларын саклап калырга ярдәм итәр, - ди ул, - без әлеге маршрут буенча инде берничә тапкыр узып карадык: андагы халык бик кунакчыл, кунакларны кабул итәргә, аларны үз туган ирләре белән таныштырырга һәм хәтта йоклатып чыгарырга да әзерләр.
Әлеге чарада һәркем катнаша ала. Оештыручылар әйтүенчә, “Тукай юлы”на иртәгә Арчага килеп, кушылырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны http://tuqay-yuli.ru/ сайты аша таба аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
-
2 мая 2024 - 15:20
«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
Нет комментариев