Логотип Идель
Бу – тема!

ТУКАЙ БҮЛӘГЕ: кемгә һәм ни өчен?

Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан ТАССР Мәдәният министрлыгы карары белән гамәлгә кертелә. Хәзерге вакытта бу дәрәҗәгә 200дән артык кеше (иҗади төркемнәрдәге кешеләр санын да исәпкә алып) һәм бер коллектив (ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле) ирешкән.

Быел әлеге бүләкне алуга 16 кандидат тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән 4 кандидат бүләкләнде. Алар:

1. Надир Усман улы Әлмиев – график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.



2. Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов – татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

3. Камал театры артистлары төркеме: Люция Миңнеәхмәт кызы Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Зөфәр улы Бариев, Искәндәр Илдар улы Хәйруллин. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.



4. Тәлгать Нәби улы Галиуллин — «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен.

[caption id="attachment_35540" align="aligncenter" width="1170"] (фото: Салават Камалетдинов)[/caption]

Фотолар: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев