Логотип Идель
Бу – тема!

ТУФАН МИҢНУЛЛИННЫҢ «ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР»енә күзәтү

Яшәүнең ямен, тормышның кадерен аңларга өйрәтүче әсәрләр татар әдәбиятында шактый. Нәкъ менә шуларның берсе – легендар «Әлдермештән Әлмәндәр». Әлеге язмада аңа кызыклы күзәтү ясарбыз. Киттек!

«Күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм»,дип язып калдырган бу әсәрне Туфан ага Миңнуллин

Автор үзе бу әсәрен моңсу комедия, дип атый

Темасы: буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак
 кануннарына тугрылык, яшәү матурлыгы

Татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе

1979 елда бу спектакль өчен драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм төп рольне башкаручы Шәүкәт Биктимеров Россиянең К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар

Әлмәндәр (91 яшь) – тормышка гашыйк, ультра позитив кеше, ул «тыйнак карт» булырга бөтенләй риза түгел.

Әлмәндәр 91 яшендә:

– җир җемертеп эшли;

– үз-үзеннән, тирә-юньдәгеләрдән, хәтта үлемнән дә көлә;

– Әҗәл белән бәхәсләшә;

– чын-чынлап өйләнергә җыена;

– билгеле бер кысаларга буйсынып яшәми.

Ул карт, ләкин күп кенә яшьләрдән җанлырак. Нәрсә генә булса да, оптимизмын югалтмый һәм шуның белән күпләр өчен үрнәк шәхес булып кала. Ул – һәрвакыт «прайм»да. Хәйләкәр, зирәк, акыллы, җор телле булуы белән укучы күңеленә үтеп керә. Юмор хисе ярдәмендә ул тормышындагы авырлыкларны уздырып җибәрә, «депрессия»гә бирелеп, дөньядан ваз кичми. Олы булуына карамастан, мәхәббәт аңлатудан курыкмый. Төп геройның яшәү максаты – тирә-юньдәге кешеләр: күршеләр, туганнар, дуслар белән һәрдаим бәйләнештә яшәү.

Әлмәндәрдән insight: «Чир ул яткан кешене эзләп йөри. Эшләгән кешедән курка. Ник дигәндә, ул аңа ябышып торалмый, тир белән юылып төшә»?»

Әҗәл –  үз вазифасын төгәл үтәүче, бик кызыклы һәм гадәти булмаган персонаж. Әсәрдә ул үлем символы буларак бирелә. Әмма Әҗәл куркыныч итеп сурәтләнми. Ул усал түгел, ул система хезмәткәре, ягъни:

– боерык буенча килә;

– «план буенча» эшли;

 – һәрвакыт каядыр ашыга;

– килеп чыкмаса көйсезләнә.

Әҗәл мәзәкләрне аңлый белә, фәлсәфә турында сөйләшүдән дә баш тартмый. Әлмәндәр белән сөйләшкәндә ул беренче тапкыр көлә, боеру урынына бәхәсләшә. Ул – тормышны сөючән Әлмәндәрнең киресе. Әсәрнең кайбер өлешләрендә ул үзен «токсик» кебек тота. Ләкин Әҗәл Әлмәндәргә каршы тора алмый, һәм әсәр ахырында аның картны алып китү теләге, гомумән, бетә.

Әҗәл шаярта белми ни өчен «артык ел» яшәргә икәнен аңламый, кешеләрдә мәгънә күрми, ә Әлмәндәр – күрә,  шуның белән Әҗәлнең яшәү системасын җимерә.

Әҗәлдән insight: «Хикмәт шунда: чакырылмаган җиргә кешеләр дә соңга калмыйча килә».

 

Искәндәр (70 яшь) – Әлмәндәрнең улы. Аны «дединсайд», дип әйтеп була, чөнки ул 91 яшьлек әтисеннән дә хәлсезрәк һәм бик пассив. Искәндәр  – әтисенең альтер эгосы.

Өммия (65 яшь) – Искәндәрнең хатыны, Әлмәндәрнең килене. Ул – шаян һәм бик «вайбовый» хатын. Аны еш кына «төрттереп» тә алалар, ләкин аңа карата мәхәббәт барыбер сизелә, чөнки ул үзе дә бик эчкерсез һәм ихлас кеше.

Хәмдебану (70 яшь) – Әлмәндәрнең сөйгәне. Аның хис-кичерешләрен аңлаучы гына түгел, үзе дә шул вакыйгалар аша үтеп, йөрәге аша үткәрүче. Үзе бик үткен һәм шул ук вакытта бик сөйкемле ханым.

​​Илсур (5-6 яшь) – Әлдермеш авылының шук малае. Әлмәндәр картны дус итеп йөри. Җырлар җырларга ярата, бу ягы белән төп геройга охшаган, бәлки, ул аның дәвамы буларак та күзалланадыр. Гомумән, без аны авылда яшәүче шаян, тапкыр, әрсез малай буларак күрәбез. Ул да үз тормышын матур корып, авырлыкларга бирешмичә, гомер итәчәк, дип әйтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев