ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ ТОРГАН КЕЧКЕНӘ ГАДӘТЛӘР
Үзгәрешләр турында сөйләгәндә еш кына күз алдына зур нәрсәләр килә: дүшәмбедән яңа тормыш башлау, кырыс режим, идеаль дисциплина. Әмма чынбарлыкта тормышны кискен адымнар түгел, ә кечкенә, күзгә дә ташланмый торган гадәтләр үзгәртә.
Иртәнге вакытны ашыкмыйча башлау
Иртәнге тынлыкның 5–10 минуты да көн буена кәефне үзгәртә ала. Шундук телефонга үрелмәү, яңалыкларны һәм социаль челтәрләрне актармыйча, тыныч кына юыну, су эчү, тәрәзәдән урамга карап тору – болар барысы да башны борчусыз һәм ашыгуларсыз «уятырга» ярдәм итә.
Бер вакытта бер эшне генә башкару
Даими рәвештә эшләр арасында сикереп йөрү аз эшләсәң дә, ару хисе тудыра. Кайбер эшләрне булса да, параллель чатларсыз, музыкасыз, башка бурычларга бүленмичә башкарырга тырыш. Бер эшкә генә игътибарны юнәлтү көчләрне саклый һәм эш тәмамланудан канәгатьлек хисе бирә.
Уйларны һәм хисләрне язып бару
Идеаль көндәлек алып бару мәҗбүри түгел. Башта кайнаган уйларны, борчуларны, фикерләрне вакыт-вакыт язып кую да җитә. Бу үзеңне яхшырак аңларга ярдәм итә һәм эчке киеренкелекне киметә.
Кечкенә шатлыкларны күрергә өйрәнү
Яхшыны күреп алу гадәте тормышка карашны үзгәртә. Җылы чәй, көлкеле сөйләшү, кояш нуры, уңышлы мизгел – боларның барысын да игътибарсыз калдырырга мөмкин. Әмма көнгә бер тапкыр булса да үз-үзеңә «шәп булды, рәхәт булды» дип искә төшерү тормышны мизгелләрдәге кечкенә шатлыклар итеп кабул итәргә ярдәм итә.
Үзең белән йомшаграк сөйләшү
Эчке сөйләшү безнең халәтне уйлаганнан да көчлерәк формалаштыра. «Мин бернигә дә өлгермим» дигәнне «мин булдыра алган кадәр эшлим» дип алыштыру – әһәмиятле адым.
Сәламәтлекне күбрәк кайгырту
Бу үзеңне хәлдән тайганчы спорт белән интектерү турында түгел. Тиешенчә су эчү, йокы туйдыру, бераз йөреп кайту, вакытында ашау – мөһим гадәтләр. Организмыңны кайгыртсаң, энергия дә, нәрсәнедер үзгәртергә теләк тә арта башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев