Бу – тема!
ТОРМЫШНЫ ЯХШЫРТА ТОРГАН 31 ЫСУЛ
Нигәдер без моны гел иртәгәгә калдырабыз. Әйдә, бергәләп бүген үк тотыныйк? Димәк, тормышны яхшы якка үзгәртү өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?
- Көн дә физик күнегүләр белән шөгыльләнү.
- Рәхмәт әйтә белү.
- Һәрбер эшкә сәнгатькә караган кебек карау.
- Атналык план төзеп кую.
- Кирәкмәгән нәрсәләргә “юк” дияргә өйрәнү.
- Күбрәк су эчү.
- Азрак ашау.
- Таныш булмаган кешеләргә елмаю.
- Тормыштагы иң гади нәрсәләрдән тәм табу.
- Ай саен керемнең 10%ын җыеп бару.
- Урамда саф һава сулау.
- Үпкә хисләре турында оныту.
- Кешеләргә карата ихтирамлы булу.
- Көн саен китап уку.
- Булган нәрсәләрдән канәгать булу.
- Максатларыңа тургры калу.
- Сабыр булу.
- Бирешмәү.
- Өйдә тәртип урнаштыру.
- Сәяхәт итү.
- Әти-әнине хөрмәт итү.
- Иртә белән яхшылап, тәмләп ашау.
- Башкалар артыннан начар сүз сөйләмәү.
- Сәламәтлеккә зыянлы ризыклар, бигрәк тә фаст-фуд белән тукланмау.
- Акчаны кирәкмәгән нәрсәләргә туздырмау.
- Социаль челтәрләргә тәүлегенә бер сәгатьтән дә артык утырмау.
- Уй-фикерләрне, күзәтү, нәтиҗәләрне кәгазьгә төшереп бару.
- Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашау.
- Истәлекле моментларны фотога төшерү.
- Йокыны туйдыру.
- Көн дә яңа урыннарга бару, яңа кешеләр белән танышу.
Бәлки, бу исемлектәге кайбер пунктларны инде үтисез дәдер? Кайсыларын?:)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 августа 2026 - 10:44
ЧАЛЛЫНЫҢ 400 ЕЛЛЫГЫНДА САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ ҺӘМ СЕРГЕЙ ЛАЗАРЕВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
10 августа 2026 - 10:42
КАЗАН 2028 ЕЛДА СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫН КАБУЛ ИТӘРГӘ МӨМКИН
-
7 августа 2026 - 13:00
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА БДИНЫ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА АЛЫШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
7 августа 2026 - 12:57
«ҮЗ ТЕЛЕМ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев