Логотип Идель
Бу – тема!

ТӨРЛЕ ИЛЛӘР МИФЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН МУЛЬТФИЛЬМНАР ИСЕМЛЕГЕ

Бездә Су анасы белән Шүрәле популяр, ә башка халыкларда нинди геройлар бар икән? Язмада төрле илләрнең мифларына нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар исемлеген әзерләдек. Бәлки араларында инде таныш булганнарын да очратырсың. Кыскасы, алар кызык, алар мәзәк, алар эчтәлекле, шуңа күрә рәхәтләнеп кара!

«Геркулес»

Борынгы грек фольклорына нигезләнгән, ләкин монда күп нәрсә үзгәртелгән һәм гадиләштерелгән. Шулай да монда Олимп аллалары да, Аид та, мифик персонажлар да күп. Мультфильм Зевс улы Геркулес турында сөйли.

«Древнегреческая серия Александры Снежко-Блоцкой»

Тагын бер борынгы грек мифларына таянып ясалган биш сериядән торган мультфильм. Биредә Олимп аллалары күрсәтелә, Гераклның батырлыклары турында сөйләнә, куркыныч Минотавр һәм Горгона белән танышып була. Болар барысы да мәктәп программасыннан бәлки әз генә исеңдә дә калгандыр.

«Мулан»

Нигезгә кытайларның армия сафларына баскан Хуа Мулань исемле кыз турындагы урта гасыр балладасы ята. Мультфильмдагы героиня Мулан ир-ат киемнәренә киенеп, сугышчыларга кушыла. Тамашачы көчле рухлы кыз белән таныша.

«Тайна Келлс»

Мультфильм урта гасыр Ирландия сәнгатенең кыйммәтле әсәре – Келлс китабының барлыкка килүе һәм Ирландиягә викингларның һөҗүм итүе турында сөйли. Һәм, әлбәттә, мультикта мифлар да үз урынын таба. Төп герой, Брендан исемле малай, урман рухы Эшлин белән таныша.

«Война тануки в периоды Хэйсэй и Помпоко»

Без сиңа японнарның «оборотень»нәре белән танышырга тәкъдим итәбез. Мультик япон фольклорына нигезләнгән, анда янутларга охшаш этләр – танукилар кешеләр белән үзләре яшәгән калкулыклар һәм урманнар өчен көрәшә. Мультфильм төрле яшьтәге кешеләр өчен дә кызыклы.

«РА: Путь бога Солнца»

Бу борынгы Мисыр мифлары буенча әзерләнгән өч өлештән торган гадәти булмаган мультфильм. Мисыр тарихы, риваятьләр белән кызыксынучыларга ошарга тиеш. Чөнки монда Мисырның бөтен мифлары һәм геройлары белән танышачаксың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев