Логотип Идель
Бу – тема!

ТӨРЛЕ ИЛЛӘРДӘ ЯҢА ЕЛНЫ НИЧЕК ҮТКӘРӘЛӘР

Яңа ел барлык кешедә дә бизәлгән чыршы, өстәл тулы ризык, туганнар җыелган җир белән ассоциацияләнә, ләкин барлык илдә дә бу алай түгел. Ә бүтән илләрдә Яңа елны ничек каршылыйлар икән, әйдә карап үтик.

Италия. 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәрге төндә биредә яшәүчеләр бәйрәмне шау-шулы һәм күңелле итеп билгеләп үтәләр: җырлыйлар, салютлар аттыралар һәм бер-берсенә бүләкләр бирәләр. Алардагы кызык традиция – өйләрендәге кирәкмәгән әйберләрне тәрәзәдән ыргыту. Бу Яңа киләсе ел җиңел һәм бәхетле узсын өчен эшләнелә.

Швеция. Швециялеләр кичке аш әзерли, салютлар шартлата. Аннары алар бер кызыклы тикшерү оештыра: күршеләренең ишекләренә тәлинкәләр бәреп ваталар һәм шуларның кыйпылчыклары никадәр вак булса, киләсе ел шулкадәр бәхет китерәчәк дигән сүз.

Греция. Шәһәр мәйданындагы күңелле чаралардан һәм гаилә белән җыелышып үткәрелә торган кичке ашларыннан тыш, греклар Яңа ел төнендә суны изгеләндерү өчен чиркәүләргә йөриләр. Яңа елның кичке ашына кунакка барганда, юлдан зур ташларны җыялар. Аннары кунакка килеп җиткәч шул ташларны, шундый ук зур байлык теләп, йорт хуҗасының бусагасына куялар.

Кытай. Кытайда Яңа елны ике тапкыр бәйрәм итәләр: башта 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә Юань-дань дип аталганын, ә аннары — традицион кытай Яңа елын, яки Чуньцзе дигән яз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәм 15 көн дәвам итә һәм бөтен илне колачлый. Кытайлылар бәйрәм өстәленә гаилә белән җыела, аралаша, традицион ризыклар ашый, телешоулар карый, күңел ача һәм таңга кадәр йокламый. Бәйрәм итүнең мөһим өлеше – биюләр, матур тамашалар, маскарадлар һәм фейерверклар белән халык күңел ачулары.

Япония. Монда яңа ел Осегацу дип атала. Бу тыныч гаилә бәйрәме, кешеләр гыйбадәтханәләргә һәм изге урыннарга йөри, үз йортларын дөге саламы һәм бамбуктан ясалган тырмалар белән бизи.

Шотландия. Шотландиядә Яңа ел бәйрәме Хогмани дип атала. Шотландлар аны 29 декабрьдән башлап 4 көн буе билгеләп үтә. Бу көнне шәһәр урамнарында факел йөреше оештырыла, анда теләгән һәркем катнаша. 30 һәм 31 декабрьдә Шотландиядә урам театрлары чыгышлары, халык биюләре һәм дискотекалар оештырыла. Шулай ук Яңа ел төнендә Шотландия шәһәрләрендә искиткеч фейерверк та күрергә була.

Ә сезгә кайсы илдә үткәрелә торган Яңа ел күбрәк ошады?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев