ТОП-5 СӘЕР АЛЛЕРГИЯ
Аллергия көтмәгәндә һөҗүм итәргә сәләтле мәкерле дошман сыман. Үсемлекләр серкәсенә, хайваннар йонына яки цитруслыларга булган аллергияләрне күбегез инде белә. Ләкин болардан тыш бик күп сәер һәм сирәк очрый торган аллергеннар да бар. Әлеге язмада табигать кешенең иммун системасы өчен нинди сюрпризлар әзерләгәнен белерсез.
WI-FIГА, ИКЕНЧЕ ТӨРЛЕ ЭЛЕКТРОМАГНИТ НУРЛАНЫШКА АЛЛЕРГИЯ
Электромагнит гиперсизгерлек зумерлар өчен куркыныч төш сыман яңгырар. Бу аллергия электромагнит кырлары, шул исәптән Wi-Fi җайланмалары тәэсире аркасында кичерергә мөмкин булган тискәре симптомнарны үз эченә ала. Хәзерге дөньяда мондый аллергия булган кешеләргә яшәү чын сынауга әверелә. Алар эшли, элемтә чараларын куллана, җәмәгать урыннарына йөри алмый башлыйлар. Мондый кешеләр өчен бердәнбер юл – цивилизациядән еракта тору. Кайбер илләрдә электромагнит гиперсизгерлек булган кешеләр өчен дулкыннар йогынтысыннан саклый торган махсус киемнәр уйлап тапканнар. Электромагнит нурланышка аллергия баш әйләнү, депрессив халәт, мускулларда һәм буыннарда авырту (фибромиалгия), өлешчә сукырлык кебек симптомнар белән характерлана.
ВИБРАЦИЯЛӘРГӘ АЛЛЕРГИЯ
Вибрацион кычыткан бизгәге (крапивница) симптомнары газон чапкыч яки миксер белән эшләгәндә, мотоциклда йөргәндә күзәтелергә мөмкин. Әлеге төр аллергия профессиональ авырулар рәтенә керә, һәм ул рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып киткән вибрация шартларында 3-7 ел эшләгәннән соң барлыкка килергә мөмкин. Сүз уңаеннан, 16-200 Гц ешлыклы вибрация зыянлы дип санала. Мондый аллергия белән интегүче кешеләрдә кул яки аяк бармаклары еш сызлый, шешенә һәм ойый, салкынга сизгерлек арта.
КЕШЕЛӘРГӘ АЛЛЕРГИЯ
Әйе, бу сәер яңгырарга мөмкин, һәм монда эш кешеләрдә генә түгел, ә аларның кагылуларында. Мондый аллергияне шулай ук дермографизм дип тә атыйлар. Симптомнар икенче кешеләрнең организмы бүлеп чыгара торган матдәләр, тир, тире мае яки чәчтә булган билгеле бер аксымнар белән бәйле барлыкка киләләр.
Дермографизмның аеруча авыр очракларында хәтта җиңелчә кагылулар да көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
КОЯШКА АЛЛЕРГИЯ
Җәйне күбебез җылы, кояшлы көннәр булганга ярата, тик кайбер кешеләргә кояш нурлары, киресенчә, начар йогынты ясый алырлык аллерген булып тора. Фотодерматит, гадәттә, ачык тән белән кояш астында 30 минут торганнан соң барлыкка килә. Аның клиник билгеләре булып тиренең кызаруы, кычытуы, тәннең кайбер өлешләре шешеп чыгу тора. Галимнәр әйтүенчә, фотоаллергик реакцияләргә күбрәк төньяк киңлекләрдә яшәүче ачык тәнле хатын-кызлар дучар була.
Фотодерматитны кояштан саклаучы кремнар һәм, әлбәттә, дөрес сайланган терапия киметергә мөмкин. Әмма әлеге аллергиянең кеше гомер буе өйдә утырырга мәҗбүр булган формалары да бар.
ФИЗИК КҮНЕГҮЛӘРГӘ АЛЛЕРГИЯ
Аңлыйбыз, бу спорт белән шөгыльләнмәс өчен шәп сәбәп кебек яңгырый. Әмма интенсив физик йөкләнеш вакытында чынлап та спортка аллергия барлыкка килергә мөмкин. Биредә аллергеннар булып спорт үзе түгел, ә спорт залларындагы тузан, кулга алып шөгыльләнә торган герләрнең начар сыйфатлы булуы санала. Әлеге аллергия баш әйләнү, хәлсезлек, күңел болгану белән башланып анафилактик шокка кадәр китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 декабря 2025 - 15:28
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН ТРИБЬЮТ-КОНЦЕРТ НИГЕЗЕНДӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЧЫГАЧАК
-
9 декабря 2025 - 12:14
XXV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
-
8 декабря 2025 - 18:56
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
-
8 декабря 2025 - 12:46
«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев