ТИЗДӘН БДИ: ПСИХОЛОГТАН 2 ФАЙДАЛЫ ЛАЙФХАК
Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен писхолог 2 лайфхак тәкъдим итә. Нинди икәнен безнең язманы укыгач белергә була.
Мәскәүнең психология-педагогия үзәге эксперты Анастасия Кузнецова БДИны уңышлы тапшырырга ярдәм итә торган киңәшләр бирә. Белгеч фикеренчә, имтиханны яхшы тапшырырга дөрес сулыш алу һәм “уңышлы кием” кию ярдәм итә.
Беренче лайфхак – “уңыш китерә торган пиджак” кию
- Шкафыңда эленеп торган берәр киемгә “уңыш китерә торган кием” дигән исем тагарга кирәк. Ул иң катлаулы ситуацияләрдә дә ярдәм итәчәк. БДИга барганда да шул пиджагыңны ки. Имтихан вакытында борчыла башласаң, өстеңдә шул кием барлыгын һәм аның ярдәм итәчәген искә төшер һәм барысы да яхшы булачак, - ди психолог.
Икенче лайфхак – “квадрат буенча сулыш алу”
Моннан тыш, белгеч югалып калган очракта тынычланырга, җыелырга ярдәм итә торган техника белән дә бүлешә:
- Күз алдыңа квадратны китер Тирән итеп сулыш алып квадратның аскы сул яктагы почмагыннан өскә таба “мен”. Хәзер, сулышны чыгарып, өскә сул почмактан уңга таба барабыз, аннан тагын сулыш алып аска төшәбез һәм сулышны чыгарып сулга таба барабыз, - дип аңлата әлеге техниканы белгеч.
Тагын бер-ике киңәш
Психолог шулай ук имтиханга әзерлек вакытында ашыкмаска, кабаланмаска киңәш итә. Материалны үзләштергәндә ял итеп алырга да онытмаска кирәк, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев