ТИНЧУРИНДА «КЕЧКЕНӘ МИРЗА»: «КЛОУНАДА ЖАНРЫ БУЛУЫ КУРКЫТТЫ»
Ел азагы җитә, димәк, бар кешелек дөньясы узып баручы елга нәтиҗәләр ясый. Тинчурин театры да үзгәрешләргә бай елына йомгак ясап, журналистларны һәм блогерларны иртәнге ашка җыйды. Очрашуда әле күптән түгел генә сәхнәгә чыккан «Кечкенә Мирза» спектакле турында да сөйләштек. Төп фикерләр – әлеге язмада.

«Кечкенә Мирза» – Антуан де Сент-Экзюпериның бөек «Нәни Принц» әсәре белән илһамланудан туган спектакль. Режиссер – Руслан Риманас, инсценировка авторы – Резеда Гобәева.
Әлеге спектакль башкаларыннан клоунада элементлары булу белән аерылып тора. «Кечкенә Мирза» — җитлегү, мәхәббәт һәм йөрәк белән күрә белү тарихларында чынбарлык һәм хыял үрелеп барган шигъри спектакль» диелгән театрның сайтында.
Театрның баш режиссеры Айдар Җәббаров сүзне режиссер Руслан Риманастан башлады.
«Аллаһка шөкер, хәзер театрда урын җитми. Һәрбер кабинетта, һәрбер гримеркада, хәзер хәтта коридорда да репетицияләр бара. Русланның беренче очрашулары да икенче этажда булды.
Бар шундый режиссерлар – алар сәхнәдә үз дөньяларын ясыйлар. Театрның стеналары киңәеп китә, алар югала һәм син берничә сәгать икенче бер дөньяда яшәп аласың. Андый режиссерлар күп түгел, шуларның берсе Руслан.

Минемчә, премьера бик шәп узды. Мин бу спектакльдә үзебезнең театр артистларын танымадым. Исем китте, миңа бу табышмак. Нәрсәләр сөйләгәндер ул аларга», – диде Айдар Җәббаров.
Режиссер үзе дә спектакль белән канәгать булуын әйтте. «Монда шундый зур шәп гаилә, алар мине ачык күңел белән каршы алдылар. Рәхмәт», – диде ул.
Кечкенә Мирза ролен спектакльдә Зәринә Сафина башкара. «Малай булып уйнау түгел, клоунада жанры күбрәк куркытты. Драма артистына клоунада хас түгелдер дип уйлый идем», – диде ул.
Спектакльдә аның кыз кеше булуын кайбер тамашачыларын аңламаган да икән. «Беренче рәттә утырган малайлар: «Братан, ты что девочка что-ли?» – дип сорадылар» – дип көлде ул.
Спектакльдә театрның күп кенә танылган артистлары да катнаша. Рөстәм Гайзуллин да башта клонуда жанрына ышанып бетмәгән булган икән.
«Репетицияләргә тотынганда Русланнан: «Драма артистлары белән эшләү тәҗрибәсе бар идеме?» – дип сорадык. Чөнки безнең клоунада жанрында беребезнең дә эшләп караганы юк иде. Башта курку, аңламау дигән хисләр булды. Тотып карамаган әйбергә саклык белән кагыласың бит, бу очрак та шулай булды. Фоейда безнең тренинглар башланып китте. Беренче, икенче, өченче тренинг узды. Дүртенче тренингка якынлашканда нәрсәсендер таба башладык, чөнки Руслан шулкадәр кызыклы биремнәр бирде. Шул тренинглардан соң нәрсәдер тудырасы, хәтта «хулиганить» итәсе килә башлады. Сәхнәгә чыгып костюмнарын кигәч, грим салгач, клоун борынын киеп куйгач, ул бөтенләй башка дөньяга алып кереп китте», – дип уртаклашты ул.
«Кечкенә Мирза» әсәре балалар өчен булса да, андагы фәлсәфәне зурлар гына аңлый дигән сүзләр дә яңгырады. Спектакльне Яңа ел алдыннан һәм Яңа ел ялларында әле карап була.
Ә Тинчурин театры 2026 елда чыгачак премьераларын уйлый. Гомумән, театр быел зур апгрейд ясап, яңа дәрәҗәгә чыкты. Рәттән берничә эксперименталь спектакль куелую эшнең нәтиҗәсе.
«Кечкенә Мирза» минем өчен «выход из зоны комфорта» булды. Бу сезон, гомумән, минем өчен «выход из зоны комфорта». Мин бу үзгәрешләргә бик сусаган идем. Шуның өчен бик рәхмәтлемен», – дип уртаклашты актер Зөлфәт Закиров та. Аның бу сүзләрен башкалар да хуплады.
Ә 2026 елда безне «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» дигән тагын бер эксперимент көтә. Февральдә исә совет чоры тормышын күрсәткән «Ал яулыклы язмышым» премьерасы булачак. Шулай ук күпләргә таныш булган тагын ике спектакль яңа яңгыраш алырга җыена икән.
«Әни килде»не әлегә туктатып тордык, аны да дәвам итәчәкбез. Күңелле, ял иттерә торган, яшьләр өчен кызыклы булган «Казан егетләре» спектаклен дә чыгарачакбыз», – диде Айдар Җәббаров.
Кыскасы, Тинчурин театры яңаруын дәвам итә һәм бу без тамашачыны чиксез сөендерә дә. Премьераларда күрешкәнче!

Фотолар: Тинчурин театры матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 декабря 2025 - 08:38
ТАТАРСТАНДА ГРИПП ҺӘМ ОРВИ АВЫРУЛАРЫНЫҢ АРТУЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
25 декабря 2025 - 10:31
ТАТАРСТАНДА КЫШ БАБАЙ РЕЗИДЕНЦИЯЛӘРЕН АЧА
-
24 декабря 2025 - 13:05
КАЗАНДА ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ БӘЯСЕ 46 СУМГА КҮТӘРЕЛӘ
-
23 декабря 2025 - 10:18
«ГОСУСЛУГИ»ДАН КОДЛАР ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШКӘН ВАКЫТТА КИЛМИ
Нет комментариев