ТЕСТ: СИН «СМЕШАРИКЛАР»ДАН КЕМ?
«Смешариклар» дөньясыннан сиңа кайсы персонаж күбрәк туры килгәнен беләсең килсә, үзеңә туры килгән бер вариантны сайлап, тест үт.
1. Син компаниядә үзеңне ничек тотасың?
а) мин һәрвакыт игътибар үзәгендә;
ә) башкалар сөйләгәнен тыңлыйм;
б) почмакта утырам;
в) барысына да ошарга тырышам;
г) үземнең батырлыкларым турында сөйлим;
д) берәрсенә ярдәм кирәкми микән дип, булышырга йөрим;
е) башкаларга үземнең идеяләрне сөйлим;
ё) сорамасалар да, файдалы киңәшләр бирәм;
ж) кешеләр сөйләшкәндә тәмле итеп ашап утырам.
2. Кайсы әйтем/мәкаль синең тормыш позициясен әйбәтрәк чагылдыра?
а) хәрәкәттә – бәрәкәт;
ә) белемдә көч;
б) тормыш кыска, сәнгать – мәңгелек;
в) матурлык дөньяны коткарыр;
г) үзең өчен яшәргә кирәк;
д) бүгенге эшне иртәгәгә калдырма;
е) һөнәр белгән, ач булмас;
ё) сәламәт тәндә – сәламәт рух;
ж) эштән ләззәт таба белергә кирәк.
3. Син проблемаларга ничек карыйсың, аларны ничек хәл итәсең?
а) планлаштырмый гына хәл итәм;
ә) анализлыйм һәм логик чишелеш эзлим;
б) моңсу шигырьләр язам;
в) борчылам һәм ярдәм көтәм;
г) үткәндә булганнарны искә төшереп хәл итәм;
д) тыныч кына хәл итәм;
е) проблемамны чишәргә булыша торган җайланма уйлап табам;
ё) иң мөһиме кайгырмаска, сәламәтлек беренче урында;
ж) йокларга ятам.
4. Спортка карата мөнәсәбәтең нинди?
а) бик яратам, чөнки хәрәкәттә – бәрәкәт;
ә) әгәр ул акылны үстерә икән, карашым уңай;
б) спорт минем өчен примитив шөгыль;
в) матур итеп киенеп булганга гына яратам;
г) мин балачактан ук чемпион!;
д) спорт кирәк, ләкин фанатизмнан башка;
е) фәнни эксперимент өчен кирәк булса гына;
ё) мәҗбүри шөгыльләнәм;
ж) иң яхшы спорт – диванда яту.
5. Ял көннәрендә нишләргә яратасың?
а) спорт белән шөгыльләнәм;
ә) төрле китаплар укыйм;
б) шигырьләр, хикәяләр язам;
в) яңа прическа яки макияж ясыйм;
г) музыка тыңлап ятам;
д) бакчада чүп утыйм;
е) яңа әйберләр уйлап табам;
ё) кул эшләре белән шөгыльләнәм;
ж) төшкә кадәр йоклыйм.
6. Сиңа нинди бүләк ошар иде?
а) футбол тубы яисә башка спорт инвентаре;
ә) кызыклы китап – иң яхшы бүләк;
б) тауларга сәяхәт итәргә юллама;
в) баллы «тәмлүшкәләр»;
г) берәр уен коралы;
д) сирәк очрый торган чәчәк орлыклары;
е) төрле гаджетлар;
ё) матур чынаяк яки җылы плед;
ж) опера яки симфоник оркестрга билет.
7. Дусларың сине ничек күрә дип уйлыйсың?
а) «бик актив һәм энергияле»;
б) «акыллы, вакыты белән бик җитди»;
в) «эмоциональ һәм нечкә күңелле»;
г) «сөйкемле һәм романтик»;
д) «бик кызыксынучан»;
е) «ышанычлы»;
е) «дисциплинада яшәүче»;
ж) «зирәк һәм кайгыртучан»;
з) «тәртипле, уйлап эшләүче»
8. Җәй көне сине авылга чакырдылар. Анда нәрсә белән шөгыльләнерсең?
а) дуслар табып, бадминтон яки волейбол уйнаячакмын;
ә) чирәмгә ятып, тынычлыкта китап укыр идем;
б) урман, басуларны үзем генә әйләнеп кайтыр идем;
в) көне буе атынгычта атынам;
г) авыл буйлап кызыклы урыннар эзләр идем;
д) урманга җиләк һәм гөмбә җиләк җыярга барам;
е) кырлардагы үсемлекләр һәм бөҗәкләрне микроскоп аша карап йөрер идем;
ё) әби белән кайнатма ясар идем;
ж) мондый эсседә берни эшләмичә, ятып йоклар идем.
9. Син күбрәк нинди кәефтә буласың?
а) бөтен әйбергә шатланып йөрим;
ә) уйланып, онытылып йөрим;
б) моңсу;
в) кәефем еш үзгәрә;
г) үз-үземнән һаман канәгать булып йөрим;
д) начар кәеф шундук отыла;
е) кеше борчымаса, мин тыныч холыклы;
ё) кычкырып көлергә сәбәп кенә эзлим;
ж) мин тыныч (вакыты белән дулап алам).
10. Иң курыккан нәрсәң?
а) ялгыз калудан;
ә) ябык урыннардан;
б) илһам килмәс дип;
в) караңгылыктан;
г) куркыныч төшләрдән;
д) билгесез очучы объектлардан;
е) билгесезлектән;
ё) авырырмын дип;
ж) интернет булмау.
«а» җавабы күбрәк булган очракта, син – Крош: бөтен ситуациядә дә оптимист булып калырган тырышасың, актив тормыш рәвеше алып барасың. Дусларың белән аралашырга яратасың.
«ә» җавабы күбрәк булган очракта, син – Ёжик: бик акыллы, ашыгырга яратмыйсың, еш икеләнәсең һәм шикләнәсең. Кеше хәленә керә беләсең.
«б» җавабы күбрәк булган очракта, син – Бараш: бик нечкә күңелле кеше, шул ук вакытта үзсүзле, сине нәрсәгә дә булса ышандыру бик кыен. Беркемгә дә зыян китерергә теләми, хәтта булдыра да алмый.
«в» җавабы күбрәк булган очракта, син – Нюша: бик тиз кабынып китәсең һәм кәефең дә еш үзгәрә, дәртлелек һәм үҗәтлек хас. Син тормыш буенча бик кызыксынучан һәм кешеләргә бик тиз ышанасың.
«г» җавабы күбрәк булган очракта, син – Кар-Карыч: үз дигәнеңә һәрвакыт ирешәсең, беркайчанда хисләреңне яшермисең. Кеше алдында чыгыш ясарга курыкмыйсың.
«д» җавабы күбрәк булган очракта, син – Копатыч: бик тыйнак, якыннарыңа һәрвакыт булышып, яхшы гамәлләр башкарып торасың. Бернинди эштән дә курыкмыйсың.
«е» җавабы күбрәк булган очракта, син – Пин: тормышка ничек бар, шулай карыйсың, син бик гадел һәм үз гаебеңне башкага сылтамыйсың. Куркыныч янаганда паникага бирелмисең, аек акыл белән эш итәсең.
«ё» җавабы күбрәк булган очракта, син – Совунья: күпкырлы шәхес, вакыты белән сентименталь, шулай ук кешеләргә карата бик игътибарлы. Иң беренчеләрдән булып ситуациягә анализ ясый һәм аннан чыгу юлын таба беләсең.
«ж» җавабы күбрәк булган очракта, син – Лосяш: тыныч, зирәк, синең һәрвакыт алдагы эшләр буенча планың төзелгән була. Эшләгән эшеннән ләззәт ала беләсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
-
1 августа 2025 - 14:26
БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘР БӘЙГЕСЕ БАШЛАНА
Нет комментариев