Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕСТ: ӘГӘР СИН КИЛӘЧӘКТӘ ЯШӘСӘҢ, КЕМ БУЛЫР ИДЕҢ?

Күз алдына китер: син XXIІІ гасырда уянасың. Кешелек инде берничә планетада яши, ясалма интеллект бөек дәрәҗәсенә җиткән, ә виртуальлек белән чынбарлык арасында чикләр юкка чыккан. Кем син бу дөньяда?

 

1. 2225 елның иртәсе. Көнне ничек башлыйсың?

А) Үземнең кибер-имплант яңартуларын тикшерәм.

Б) Болытлар өстеннән таң атуын күзәтәм.

В) Борынгы җырлар тыңлыйм. 

Г) Тренировкалар симуляторын ачам.

 

2. Киләчәк дөньясында син үзеңне ничек күрәсең?

А) Мин экран алдында, анда миңа буйсынган шәһәр.

Б) Мин йолдызлар арасында очам, тынлык.

В) Мин яңа сәнгать тудырып, нурлар һәм тавышлар белән идарә итәм.

Г) Мин җирдә калган соңгы шәһәр өчен көрәшәм.

 

3. Кешелектә бер нәрсәне үзгәртә алсаң, нәрсәне сайлар идең?

А) Бар кешеләрне акыллырак итәр идем.

Б) Кешеләрне мәрхәмәтлерәк итәр идем.

В) Аларга хыяллану сәләтен кире кайтарыр идем.

Г) Аларга курыкмыйча эш итү батырлыгын бирер идем.

 

4. Киләчәк дөньясында кайсы урын сиңа якынрак?

А) Идеаль система белән идарә ителүче тын шәһәр.

Б) Җир орбитасындагы станция, бөтен планета күренеп тора.

В) Иллюзияләр лабораториясе: сәнгать һәм фән бергә.

Г) Җимерелгән машиналар арасындагы чүл.

 

5. Ясалма интеллект белән ничек аралашасың?

А) Эштәге хезмәттәш кебек – без команда.

Б) Табышмак кебек – мин аны өйрәнәм.

В) Дус кебек – ул минем тормышымның өлеше.

Г) Инструмент кебек – хисләр комачаулый.

 

6. «Ирек» сүзе синең өчен нәрсәне аңлата?

А) Чиксез фикер йөртү мөмкинлеге.

Б) Теләсә кая бару мөмкинлеге.

В) Яңа дөньялар тудыру мөмкинлеге.

Г) Сайлау хокукы.

 

7. Киләчәктә мәхәббәтне ничек күз алдына китерәсең?

А) Акыл белән идарә ителә торган – логик.

Б) Галәм масштабы – чиксез һәм көчле.

В) Цифрлы – алгоритмлы.

Г) Куркыныч – мәхәббәт законнардан көчлерәк.

 

8. Синең коралың ул...

А) Киләчәкне фаразлый торган ясалма интеллект.

Б) Йолдызлар арасын өйрәнүче дрон.

В) Кодтан һәм яктылыктан дөнья ясый торган виртуаль каләм.

Г) Көчне һәм тизлекне арттыра торган экзоскелет.

 

9. Киләчәктә сине иң нык куркыта торган нәрсә?

А) Машиналар кешеләрсез дә йөрергә өйрәнү.

Б) Кешеләрнең хыялланудан туктавы.

В) Бар әйбернең дә бертөрле булуы.

Г) Көрәшерлек бер мәгънә дә калмау.

 

10. Узган гасыр кешеләренә нинди хәбәр җибәрер идең?

А) Белемнән курыкмагыз.

Б) Җирне саклагыз.

В) Хыялланыгыз.

Г) Герой булыгыз.

 

НӘТИҖӘЛӘР

Күбрәк А – ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ АРХИТЕКТОРЫ

Күбрәк Б – ЙОЛДЫЗЛАР СӘЯХӘТЧЕСЕ

Күбрәк В – ВИРТУАЛЬ СӘНГАТЬЧЕ / НЕЙРО-ХУДОЖНИК

Күбрәк Г КИБЕР-СУГЫШЧЫ / КЕШЕЛЕК САКЧЫСЫ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев