Логотип Идель
Бу – тема!

«ТЕРРИТОРИЯ СМЫСЛОВ»ТА БЕЗНЕКЕЛӘР – ГРАНТ ИЯСЕ!

Җәй – актив яшьләр өчен форумнарда катнашу вакыты да. Кемдер анда үзен күрсәтергә, ә кемдер грант отарга бара.  “Территория смыслов”  Бөтенроссия яшьләр уку-укыту форумында Татарстан яшьләре ике грант отты. Форумның шушы – алтынчы сменасы экомохит, экологиягә багышланган иде.

Мисал өчен, Сергей Балтаев “Чүпне аерым җыеп, балаларга булышыйк” проектын яклап, аны тормышка ашыру өчен 750 мең сум күләмендәге грантка ия булды. Әлеге проект балалар, яшүсмерләр һәм олыларны табигатьне саклауга юнәлдерүгә багышланган.

– Проект аларга үзләренең мөһимлеген тоярга, файдалы эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Ә әти-әниләр белән булган уртак эш бала-әти-әни мөнәсәбәтләрен гармонияләштерергә, шулай ук иң мөһим бурыч – экологик яктан грамоталы кеше тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк, – ди Сергей.

Ә Ольга Дютинаның “QR-тарих” дип исемләнгән проекты яшьләр арасында Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм вакыйгалары турында тарихны саклауга юнәлтелгән. “Шушы проектны тормышка ашырганда, сугышчыларның кабере янына QR-кодлы стендларны урнаштырырга планлаштырабыз. Алар солдат турындагы мәгълүматны интернеттан табарга ярдәм итәчәк”, – ди автор. Үз проектын тормышка ашыру өчен ул 435 мең сум акчага ия булган.

“Территория смыслов”та катнашкан Татарстан делегациясе янында республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та булды. Аның фикеренчә, министрлыкка форумнарда катнашкан яшьләргә булышлык күрсәтү бик мөһим.

– Грантлар – җитди ресурс. Яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен шартлар булдыру – безнең бурыч. Шулай ук аларга форумнан соң да ярдәм итәргә кирәк, – ди министр.

Тиздән Яшьләр эшләре министрлыгында форум кампанияләрендә катнашучылар һәм алар проектларының бердәм реестры булачак. Шушындый әһәмиятле мәгълүмати ресурс министрлык белгечләренә проектның хәзерге вакытта нинди стадиядә булуын күрсәтәчәк.

Белешмә:

“Территория смыслов”  Бөтенроссия яшьләр уку-укыту форумы 5 июльдән 20 августка кадәр узды. Анда 6 сменага 6000 яшь белгеч җыелган. Һәрберсендә шәхси яки команда проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге булдырылган. Экологиягә багышланган сменада 1000 егет-кыз катнашкан. Анда 132 проект тәкъдим ителгән, гомуми күләме 13 638 000 сумны тәшкил иткән 40 грант тапшырылган.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

 

 

фото Республика Татарстан газетасы сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев