2020 ЕЛГА БДИ РАСПИСАНИЕСЕ РАСЛАНДЫ. КАЙСЫ ИМТИХАН КАЙСЫ КӨНДӘ?
Россиянең мәгариф минстрлыгы карары нигезендә 2020 елда БДИның төп дулкыны 25 майда башланып, 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
2020 елда имтиханнар расписаниесе:
25 май – география, рус әдәбияты, информатика;
28 май – рус теле;
1 июнь – математика;
4 июнь – тарих, физика;
8 июнь – җәмгыять белеме, химия;
11 июнь – чит телләр (язма өлеш), биология;
15, 16 июнь – чит телләр (телдән булган өлеш).
Быел чит телләрдән инглиз, француз, аллман (немец), испан һәм кытай телләреннән имтихан тапшырылачак.
БДИны кемнәр иртәрәк бирә ала?
Ә инде имтиханны иртәрәк тапшыручылар аны 20 марттан тапшыра башлый. БДИны кемнәр иртәрәк бирә ала соң? Алар - көллият, техникум тәмамлаучылар, чит илдә мәктәп тәмамлаучылар. Гадәттә, алар күп булмый. 2019 елда андый кешеләр 27 мең булса, имтиханны үз вакытында ташыручылар 750 мең булган.
БДИны иртәрәк тапышучылар өчен расписание
20 март – география һәм рус әдәбияты;
23 март – рус теле;
27 март – математика;
30 март – чит телләр (язма өлеш), биология, физика;
1 апрель – чит телләр (язмача өлеш);
3 апрель – җәмгыять белеме, информатика;
6 апрель - тарих, химия.
Резерв көннәр кайчан?
Җитди сәбәпләр аркасында билгеләнгән көнгә имтихан тапшырырга килә алмаучылар яки авырып китеп, аны ахырга кадәр эшләп бетерә алмаучылар имтиханны башка көндә тапшыра ала. Бу көннәр апрель, июнь, сентябрь айларында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев