ТАВЫШ БИРҮ УЗЫП КИТТЕ: НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ?
РФ Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр гади кеше тормышында нинди чагылыш табачак? Бу сорауга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җавап бирде.
Матбугат конференциясендә Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә кертелгән үзгәрешләр халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгәнлеген билгеләп узды. Аның сүзләренчә, яңартылган Конституция Covid-19 коронавирус пандемиясен җиңәргә ярдәм итәчәк. Гомумән, илнең төп кануннарына кертелгән яңалыклар россиялеләрнең иҗтимагый тормышын яхшыртуга йөз тота.
- Сәламәтлекне саклау өлкәсенә, медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар бирелә башлаячак. Финанслау да артачак, мөмкинлекләр дә югарырак булачак, - ди рәис.
Фәрит Мөхәммәтшин минималь хезмәт хакына кагылышлы үзгәрешләрне дә телгә алды:
- Конституциягә үзгәрешләр кертелгәннән соң, канун нигезендә, хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) ким була алмаячак, - ди ул.
Исегезгә төшерәбез: Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү-кертмәүгә кагылышлы тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итте. Татарстан халкының 80%ы тавыш бирүдә катнашты. Татарстанлыларның 83%ы Конституциягә үзгәрешләр кертелүенә каршы түгел. Бу турыда ТРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев:
- Үзгәрешләр кертелүгә 1 млн 943 мең 685 кеше риза булуын белдедре. Бу сан тавыш бирүчеләрнең 82,81%ын тәшкил итә. Тавыш бирүчеләрнең 389 мең 765е үзгәрешләргә каршы. Алар 16,61%ны алып тора, - дип сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев