«ТАТМЕДИА» АҖ ОЕШУГА - 13 ЕЛ!
Шул уңайдан «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хезмәткәрләрне компаниянең туган көне белән котлады.
«2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы медиакартасында беренче тапкыр «ТАТМЕДИА» ААҖ барлыкка килде һәм Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чаралары өчен яңа, куәтле үсеш векторы билгеләнде. Бер яктан без – яшь компания, ә икенче яктан безнең артта зур тарих тора. Шушы елларда безнең һәркайсыбыз медиатармак үсешенә үз өлешен кертеп килә. Без һәрвакыт нәрсә кызыклы булачагы турында уйлыйбыз, яңа форматлар эзлибез һәм табабыз, Татарстан халкына мөһим вакыйгалар хакында сөйлибез. Технологияләр белән бергә безнең гаммәви мәгълүмат чаралары да үзгәреш кичерә. „ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте профессиональ һәм оешкан команда ярдәмендә һәрвакытта да заман белән бергә атлар дип ышанам. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, кызыклы бурычлар һәм дус-тату коллективта уңышлы эшләвегезне теләп калам. Барлык уй-ниятләребез дә чынга ашсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!» диелгән котлау хатында.
«ТАТМЕДИА» АҖ 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оеша. Хәзерге вакытта ул1700дән артык хезмәткәрне, 70 филиалны, 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, 80 интернет-сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар нәшер итә.
Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА» - Россиянең иң зур төбәк медиакомпанияләреннән берсе. «ТАТМЕДИА» редакцияләре көн саен 3 мең уникаль яңалык, 5 мең пост әзерли. tatmedia.ru сайтына аена 4,2 миллион уникаль кулланучы керә, ул Россиядәге әйдәп баручы 60 сайт арасында лаеклы урынны били. Татарстан сайтлары арасында исә укучылар саны буенча беренче урында тора (LiveInternet).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев