ТАТАРСТАНДА ЯРТЫ ЕЛ ЭЧЕНДӘ ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫНА 18 МЕҢ ШАЛТЫРАТУ КИЛГӘН
2020нче елның беренче яртысында балалар өчен ышаныч телефонына (8-800-2000-122) балалар, яшүсмерләр һәм олылардан 18 меңнән артык шалтырату булган.
Бу узган ел белән чагыштырганда, 21,4%ка, 2018нче ел белән чагыштырганда 63,4%ка күбрәк. Белгечләр фикеренчә, шалтыратулар саны арту балаларның проблемалары күбәюгә түгел, ә ышаныч телефонының актив мәгълүмати кампаниясенә бәйле. Өстәвенә, күп шалтыратулар – продуктив түгел һәм дәшмәү, телефонны өзеп куя яки шаяртуларга барып тоташа. Бу – балалар һәм олыларның ышаныч телефоны белән кызыксынулары, аны өйрәнүләренә бәйле.
Балалар һәм яшүсмерләр шалтыратуларының төп сәбәпләре мөнәсәбәтләргә барып тоташа: үзара аңлаша, дуслар таба алмау, конфликтлар, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыклар, бертуган балалар арасында проблемалар һәм башкалар. Шулай ук, уку процессына бәйле борчулар белән шалтыратулар да шактый. Шалтыратуларның яртысыннан артыгы җавапсыз мәхәббәт, ялгызлык, тышкы кыяфәткә бәйле.
Һәр мөрәҗәгать Татарстан Республикасының яшьләр эшләре Министрлыгы җитәкчелегендәге социаль-психологик хезмәт белгечләре тикшерүе аша үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев