Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНДА СӘЛӘТЛЕ ЯШЬЛӘРНЕ МАХСУС ҮЗӘК ӘЗЕРЛИ ҺӘМ ЯРДӘМ ИТӘ

Татарстанда сәләтле балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү буенча махсус үзәк ачылачак. Төп максатларның берсе – сәләтле, перспективалы  яшьләрнең республикадан китү проблемасын хәл итү.

Әлеге үзәк Татарстанда 2014 елда ачылган Олимпиада Үзәге базасында урнашачак һәм  «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча оештырылачак, диелде «Татар-информ»  матбугат агентлыгында узган пресс-конференциядә.

Шунысы мөһим, сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча  республика үзәге үз эшен 1 сентябрьдә үк башлап җибәрәчәк. Анда катнашучылар гомуми һәм профильле белем алачак. Төп эш юнәлешләре  – фән, сәнгать һәм спорт.

  • «Сириус»ның үзенчәлеге – яшь спортчылар, галимнәр һәм сәнгать эшлеклеләренең махсус  укуукыту программасын бергә узуында: Сочи шәһәрендә - 24 көн, Татарстанда – 21 һәм 14. Әлеге программа укучыларга спорт, иҗат һәм фән өлкәсенең иң тәҗрибәле вәкилләре белән аралашу, танышу мөмкинлеге бирәчәк!, - ди «Казанның талантлар университеты 2.0» АКБО башкарма директоры Айдар Акмалов.

Профильле программалар вакытында катнашучылар заманча җиһазларда шөгыльләнәчәк һәм фәннең актуаль проблемаларына төшенәчәк. Шулай ук искәртеп узарга кирәк, әлеге үзәкне финанслау өчен 340 млн сум бүленеп бирелгән! Оештыручылар сүзенә караганда, бу акчаларның күп өлеше заманча җиһазлар сатып алуга киткән.

  • Белем бирү үзәге лабораторияләрендә катнашучылар шунда ук төрле югары уку йорты вәкилләре белән танышачак һәм фәнни бурычлар өстендә эшләячәк. Миңа калса, бу республикадан сәләтле яшьләрнең китү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк!, дип белдерде «Сириус» белем бирү үзәге мөгаллиме Игорь Седов.

Уку-укыту программасында исә һәр ел саен бушка (!) 1000 артык бала һәм яшьләр катнаша алачак. Моның өчен бары тик https://utalents.ru/ сайтында онлай рәвештә гариза тутырырга һәм оештыручылардан уңай җавап көтәргә генә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев