Бу – тема!
«ТАТАРИН» ДИП ҮРТӘГӘННӘР...
Бүгенге көндә якты киләчәгебез турында тирәнтен кайгыручы кешеләр саны, әлбәттә, байтак, ә менә Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин кебекләр бармак белән генә санарлыктыр.
«Ялкын»ның «Лидерлар мәктәбе» проекты кысаларында уздырылган чираттагы очрашуда катнашучылар минем фикерне уртаклашмый калмас. Билгеле, тыгыз эш тәртибендә яшь буын вәкилләре белән очрашырга вакыт табу, җәмәгать эшлеклесенең аңлатып бетергесез эчкерсезлеге, күңел байлыгы һәм ихласлыгы гаҗәпләндерми кала алмый.
Әмма аның татар телен 40 яшендә генә өйрәнә башлавы игътибарымны аеруча җәлеп итте. Кыска вакыт эчендә туган тел белемен шулкадәр камил дәрәҗәгә җиткерү – үзе батырлык түгелме соң?! Балачакта «татарин» дип үртәп йөртүләре дә Фәрит аганың йөрәгендә тирән эз калдырган, ләкин кыюлык, үз-үзен җиңү теләге үз эшен эшли – республикабызга көчле рухлы, туган теленә тугры, туган иленең үсеше өчен утка да, суга да керергә әзер бөек шәхес бүләк итә!

Рүзәл Шәрипов
Илназ Мөхәрләмов фотолары

ТАГЫН УКЫГЫЗ:
БЕЗ – ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ КУНАКЛАРЫ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев